Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Миңнеханов: Массакүләм чараларны чикләү гражданнар мәнфәгатьләрен күздә тотып кертелә

Татарстанда 15 апрельгә кадәр рмахсус режим игълан ителде.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус үтеп керү куркынычыннан саклану максатыннан игълан ителгән махсус санитар-эпидемиология режимының барлык таләпләрен катгый рәвештә үтәргә дигән бурыч куйды. ТР Президенты республика Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Республикада әлегә бернинди куркыныч та юк, бу саклану чаралары гына. Без әлеге куркыныч безне читләтеп үтсен өчен барысын да эшлибез. Кешеләр шуны аңларга тиеш: әгәр республика территориясеннән чыгу һәм керү урыннарында тышкы периметрны контрольдә тотмасак, катлаулы хәлдә калуыбыз ихтимал», - диде Миңнеханов.

Президент республикада массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрү буенча чикләүләр кертелүенә игътибар юнәлтте һәм әлеге таләпләрне төгәл үтәргә чакырды. «Без вазгыятьне тулысынча контрольдә тотабыз. Әмма дилбегәне йомшартырга ярамый», - дип искәртте Миңнеханов.

Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы, ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә , республикада 13 марттан 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиология режимын кертте. Барлык халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы кичектерелде, спорт матчлары тамашачылардан башка гына үткәреләчәк, мәдәни чаралар башка вакытка күчерелде.Планлаштырылган гастроль концертлары оештыручылар куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык таләпләрне катгый үтәгән һәм тамашачыларның сәламәтлеге өчен шәхсән җавап биргән очракта гына үткәреләчәк.

Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы хезмәткәрләре Татарстан халкын чит илгә сәфәрләрне кичектереп торырга чакыра. Мәктәпләрдә язгы каникуллар якынлашу сәбәпле, балаларның сәламәтлеген куркыныч астына куймас өчен, ата-аналарга чит илләргә барудан баш тартырга киңәш ителә. Инфекция очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан кешеләргә нинди илгә, кайчан баруыгыз һәм кайчан кайтуыгызны әйтеп, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен республикада тәүлек әйләнәсе эшли торган кайнар элемтә булдырылды: +7(843)296-02-24.Үзегездә хәлсезлек тойсагыз табибка киңәш сорап мөрәҗәгать итегез.

https://tatar-inform.tatar/news/official/14-03-2020/mi-nehanov-massak-l-m-charalarny-chikl-grazhdannar-m-nf-gatl-ren-k-zd-totyp-kertel  файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев