Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минем гаиләм тарихы

Минем бу теманы сайлавым очраклылык түгел, ә гомер агышының һәм социальләшүемнең этәрү көче китереп чыгарган сорауларга җавап эзләү, эзләгән саен бу сорауларның күбәюе нәтиҗәсе. Показать полностью.. Шушы эшчәнлегем барышында илебезнең тарихы бер гасыр дәвамында гына да әллә ничәгә төрләнгәндә аның кешеләренең язмышлары кырыкка тугланырга мөмкин икәнлегенә инандым. Ник дигәндә, Россия...


Минем бу теманы сайлавым очраклылык түгел, ә гомер агышының һәм социальләшүемнең этәрү көче китереп чыгарган сорауларга җавап эзләү, эзләгән саен бу сорауларның күбәюе нәтиҗәсе.

Шушы эшчәнлегем барышында илебезнең тарихы бер гасыр дәвамында гына да әллә ничәгә төрләнгәндә аның кешеләренең язмышлары кырыкка тугланырга мөмкин икәнлегенә инандым. Ник дигәндә, Россия дәүләте гасырны монархия идарәсенә нигезләнгән империя булып башлады, унҗиденче елгы вакыйгалар аны шартлатып сындырып, бар гражданнарның тигезлегенә корылган союз төзеделәр; Идел буендагы ул гражданнар эт-мәче беткәч, бер-берсен ашадылар; җир шарын тетрәндергән икенче бөтендөнья сугышы ярты халыкны кырды; "салкын сугыш" дип аталган каршы тору сәясәтен тормышка ашырганда ил байлыгын миллиард долларлар күләмендә чит илләргә озаттык һәм, ниһаять, шул кыйбладан 180 градуска борылып, "тигез хокуклы һәм гадел" сайлаулар юлы белән демократик, федератив дәүләт төзедек, ил белән төзегән завод-фабрикаларны хосусыйлаштырып, базар икътисадына кердек. Димәк, бу төрләнүләр, тетрәнүләр, борылу-сырылулар безнең илдә яшәгән һәр гаиләгә кайсы ягы беләндер орынган, бигрәк тә, нәсел агачы безнеке кебек киң ябалдашлы, күп тармаклы булганнарына.
Нәселебездән атаклы кешеләр чыкмаса да, әйткәнемчә, үзләренең яшәү рәвеше, кылган гамәлләре белән тирә-юнь тарихына кереп калган туганнарым бар һәм эзләнү эше барышында өлкәннәрнең сөйләүләрендә "адвокат Рәхмәтуллалар", "голова Әхмәтләр" еш чагылды. Алар үзләренең кайнар канлылыгы, гаделлеге һәм тырышлыклары аркасында халыкның күңелендә әле дә саклана. Мин үзем шәҗәрәбездә тугызынчы буын вәкиле.
Шакирның өченче улы Нәҗип 1900 елда туган. Бик акыллы, дини кеше булган: гарәпчә укый, рус телендә матур итеп сөйләшә белгән. Гайшәбикә исемле кызга өйләнә һәм аларның бер-бер артлы биш балалары туа: Госман, Котдус, Рәхилә, Дания һәм Асия. Хезмәтемдә төп сүз әтиемнең әтисе Котдус бабай турында барыр. Бу эзләнү эшен башларга мине нәкъ бабамның ачы язмышы һәм аңа бирелгән гаделсез бәя этәрде дә инде.
Иртә "җигелгән" үсмер...
Котдус бабай бик иртә "тәртә арасына җигелә". Су буенда тимерчелек булып, шунда 14 яшеннән молотобоец, ягъни тимерче ярдәмчесе булып эшли башлый. Сеңлесе Асия апа әле дә, күз яшьләрен сөртә-сөртә, тимерчыбыктан бөгеп чәчәкләр, җәнлекләр ясап биргәнен искә ала . Буйга әллә ни озын булмаса да, төптән нык чыккан бабаем бик ашамсак икән. Гайшәбикә әби, улым, гәүдәң дә зур түгел, ике кешедәй ашыйсың, кая китә ул ашаганың, дип әйтсә дә, сыер бозаулагач та бозауны беренче имәргә өйрәтү өчен бабамны алып чыккан. Янәсе, ул имездергәч бозау нык ашаулы һәм симез була. Бабай балачагыннан ук Ашыт елгасы боздан арчылганнан, көз җитеп яңадан боз белән каплангынчыга кадәр үзе үргән ятьмә белән балык тоткан. Иген уңмаган елларда ул тоткан балыклар гаиләгә зур ярдәм булган.
Асия апа хәтерләвенчә, кышкы зәмһәрир суыкларда бабай урманга утын әзерләргә дә йөргән. Туңып укмашкан Котдүс бабай башта мич каршына утырып җебегән, аннан соң гына киемнәрен сала алган. "Бер кайткач, күзем төште: иске киез итеге һәм оекбашы тишелеп, кып-кызыл үкчәсе күренеп тора иде," - дип искә ала чал чәчле туганыбыз.
Әйткәнемчә, гәүдәгә зур булмаса да, үзәге нык , бабам куәтле кеше булган. Ләкин һич кенә дә масаймаган. Сугыш елларында "йорт сазы"ндагы җил тегермәненең канатларын эләктереп куйган чылбыры өзелә. Давыл чыгып, аларны бик кызу әйләндерә башлый. Вал кызып, кипкән тегермән бик тиз янып бетә. Ул вакыттагы колхоз рәисе Хафизов Рәхим шуның калдыкларын сүттерә. Тегермән ташларын ат арбасына салырга дүрт ир кеше як-яктан күтәреп карый, тик таш әйләнә дә төшә, әйләнә дә төшә. Ирләр дүртәүләшеп башкара алмыйлар бу эшне. Карап-карап тора да, Котдус бабам, ташны күкрәгенә кысып, берүзе арбага менгереп куя.
Бөек Ватан сугышы тәмамлана. Авылыбыздан киткән өрлектәй 325 ир-егетнең 200е сугыш кырында ятып кала. Сугыш арты - авыр еллар. Бригадир Нурый бабай һәркөн иртән сәгать дүрттә өй саен тәрәзә-капка шакып, кәнүшнигә ат күтәрергә чакыра торган була. Бу эштә дә төп урынга бабай җигелгән. Үзе дә ачлы-туклы килеш, хәлсез хатын-кызлар, яшүсмерләр белән ат күтәргән.
Үлгән атларны үләксә чокырына илтеп ташлый торган булганнар. Беркөнне бабай да, ачлыктан гаҗиз булып, тирә-күршеләренә ияреп, үләксә базына бара. Тик килеп җитүгә, ат үләксәсеннән керосин исе аңкыганын сизәләр. Председатель кушуы буенча эшләнгән эш була бу. Өч үсмер, гарлекләреннән, үләксә кырыена утырып елыйлар да кайтып китәләр.
"Салкын сугыш"ның кайнар җиле татар егете язмышында.
Бөек Ватан сугышы чорында туганлашкан өч дәүләт: Англия, АКШ һәм СССР сугыш бетүгә корт чаккандай як-якка сибеләләр. СССР һәм АКШның аралары ерагайганнан-ерагая бара, гәрчә СССР үзенең союзниклык бурычын үтәп АКШка японнарны җиңәргә булышса да. Сугыш арты елларында мәктәбебез директоры Әхмәтов Мөхәммәтҗан абый Кытайның Маньчжурия территориясеннән куа "самурай балаларын".
Ник аралар суына? Чөнки АКШ капиталистик, ә СССР социалистик держава. Америка Европа илләрен үзенә бәйләп куймакчы булып 17 млрд. доллар күләмендә "майлы бәлеш" тәкъдим итсә дә, СССР үзе азат иткән Көнчыгыш Европа илләрен үз командасыннан ычкындырырга теләми. Менә шунда башлана да инде дөньяны бүлгәләү. Бүлсеннәр дә ди, ләкин шул бүлешү вакытында Корея, Вьетнам, Мисыр, Әфган сугышы кебек локаль конфликтларда ике яктан да күпме бер гаепсез ирләр кырылды, гарип калды.
Бу сугышларның каһәре безнең гаиләгә дә килеп сылана.1949 елның 28 июлендә Котдус бабам армия сафларына алына. Аның белән бергә авылдан Низамов Мөхтәр абый да китә. Хабаровскига кадәр бергә баралар. Шунда аларның юллары аерыла. Бабайны артиллерия училищесына укырга кертәләр. Юыныр өчен бүтән мөмкинлекләре булмаганлыктан, Амур елгасында көн саен су керәләр.
1951 елда Кытайга җибәрәләр, анда тагын махсус өйрәнүләр үткәреп, кытай солдаты формасы киертеп, иероглифлар белән генә язылган документлар биреп, Көньяк Кореяга каршы сугышка кертәләр . Ул Төньяк Кореялылар ягында сугыша. 1952 ел башында, янында снаряд шартлап, ком астында кала. Ике җирдән башына кыйпылчык кергән, биле сынган Котдус бабамны иптәшләре казып алганда, ул үлмәгән була. Үзе дә кешегә мәрхәмәтле булганга, дуслары, аның үләренә ышанмыйча, яшәү өмете күренмәсә дә, мәетләр арасына куймыйлар, ә яралылар белән беррәттән Стеленбал шәһәрендәге госпитальгә илтәләр. Өч көн буе аңсыз яткан татар егетен врачлар тормыштан сызып ташларга уйлыйлар. Күзен ачкан очракта да селкенми торган гарип булып калыр дип фаразлыйлар. Тик яшәүгә өмете шулкадәр зур булгандырмы, әллә инде күкрәк кесәсендә сакланган фото яшәү көче биргәндерме, бабам алты ай дигәндә, госпитальдәгеләрне шаккаттырып, аякка баса һәм йөреп китә. Кайбер мәгълүматларга караганда, күп әзерлекләр узган, сугышка яшерен кертелгән сугышчыларның ресурсларын сыгып бетерергә тырышканнар. Чөнки андагы вакыйгалар шаһитләренең күпләп Союзга кайтуы кирәк булмаган. Шунлыктан яралары төзәлеп бетмәгән Котдус бабамны яңадан частена кайтарганнар. Шуннан соң да бик күп дуслары корбан булган аның, ә мәетләрне Порт-Артурга илтеп җирли торган булганнар. Менә ни өчен Шамил Әхмәтҗановның "Порт-Артур" җырын гомере буе тыныч кына тыңлый алмый өйдән чыгып китә торган булган икән бабам?!
1953 елда туган якларына исән-имин әйләнеп кайта ул. Кайда хезмәт иткәне, нәрсәләр күргәне турында егерме биш ел эчендә берәүгә дә сөйләмәскә өстенә йөкләмә алып, кул куеп кайткан бабай үз эченә бикләнә. Карт әбием Гайшәбикә карчык улын кочагына ала, ләкин күзләре очрашкач, куркуыннан калтырана-калтырана, аны читкә этәрә. Ахырдан бабай югында әйтә торган була: "Һай, бетергәннәр баланы, дөньяны күреп туймас кебек иде киткәндә, ә хәзер күзләре төссезләнеп, нурсызланып кайткан, яшәү чырае калмаган".
Карт әби аннан елый-елый сорый ни булганын, ләкин бабай бер сүз дә әйтми. Сер капчыгын 1985 елда булган вакыйга гына бераз ача. Аңа "Участник боевых действии" дигән кенәгә тапшырыла һәм, Бөек Ватан сугышы ветеранына тиңләп, барлык төр ташламаларга хокукы торгызыла.
Шул елда гына аның хәрби билетының 23 битенә бабам хезмәт иткән 151 зенит-артиллерия полкының 1951 елның 7 июненнән 1953 елның 13 февраленә кадәр хәрәкәттәге армия составына кергәнлеге турында язу теркәлә, 1985 елның 12 октябрендә "Сугышта катнашучы таныклыгы бирелде" дигән штамп сугыла.

"Үскән социализм" төзү чорында бабам хезмәте.
Шул ук елны Саҗидә исемле үз авылының кызы белән гаилә корып яши башлыйлар. Бер-бер артлы биш балалары туа. Шушы гаиләне алып бару өчен көне-төне эшли ул. Бигрәк тә җәйге айларда 3 - 4 сәгать кенә йокы эләгә аңа. Башта колхозда яшелчә бригадиры, сарык фермасы мөдире, сөт җыеп тапшыру өчен җаваплы, тимерче, такта яручы, кочегар һәм үзенең яраткан һөнәре - балта остасы булып эшли. Иртәнге өчтән торып, алтыга кадәр төзү эше башлаган хуҗада, аннан кичке алтыга кадәр колхозда һәм төнге унберләргә кадәр тагын балта эшендә эшли. Үз гаиләсен яшәтү өчен адәм ышанмаслык көч куя бабам.
Һәр елның язы килгәч, табигать яшелгә күмелеп, авыл халкы тырышып-тырышып чәчү чәчкән вакытта, бабайлар мәңгелек ут янына җыелалар . Кызганычка каршы, аларның саны елдан-ел кимеп, быелгысы елда 278 хуҗалыклы Күәм авылында бердәнбер фронтовик Мозаффаров Рәхим бабай гына калды.
1986 елның 9 маенда Күәм авыл советы тарафыннан Нәҗипов Котдускә дә Җиңү бәйрәменә чакыру бирәләр. Кыенсынып кына чыккан бабама берничә фронтовик кырын карап, төртмәле сорауларын биреп куялар: "Котдус, син егерме тугызынчы елгы гына түгелме соң?", "Син кайсы фронтта сугыштың соң?", "Улың Рөстәм сельпоны кулына алгач, фронтовик таныклыгы да табылган икән?!"
Бабай өчен бәйрәмнең яме китә. Көч-хәл белән ахырга кадәр түзеп утыра. Башын кыңгыр салып кына, берәүгә дә бер сүз дәшмичә өйгә кайтып китә. Кайтуга авыр сулап, баскыч төбенә утыра, куллары калтырый, карашы еракка төбәлгән, ә ике күзеннән туктаусыз яшь ага.
И, карт солдат, нинди уйлар булды икән синең яралы башларыңда? Тыныч көндә утка тотып аткан илеңне сүктеңме икән, әллә Тын океан ярында ятып калган дусларыңны уйладыңмы? Әллә инде үз кулларың белән Ватан кушып үтерткән, "дошман" дип аталган дистәләгән корбаннарыңны кызгандыңмы? Билгесез, бу серләр кадерсез бабам белән 2006 елның 31 декабрендә бакыйлыкка китте.

Бабай үлде, ә хакыйкать исән.
Тарих укытучым Равил абый конкурска катнашу өчен бабам турында документлар тупларга кушкач, аның кәгазьләрендә ныклап торып актарынырга тотындым. Бу документлар арасындагы ал төстәгесе, иероглифлар белән язылганы күңелемә һич тынгылык бирмәде. Кәгазьне укытучыма күрсәтү безне Казан каласына алып китте. КФУ ның Көнчыгышны өйрәнү институты Көнчыгыш телләр кафедрасының өлкән укытучысы Хань Юн тәрҗемә итүе буенча документка түбәндәге сүзләр язылган
"Свидетельство" " 1952 год, январь" "На память от Китайской армии. Русские спецподразделения оказали нам дружескую помощь. За мужество Назипов Кадус Шакирович награждается медалью. 1 штук." "Председатель Китайской Народной Республики: Мао Цзедун."
Бу документ - минем бабамның Корея конфликтына катнашуының бердән- бер дәлиле. Тәрҗемә сүзләрен укыгач, тәнем эсселе суыклы булып китте. Сулышым кысылды. Әгәр дә тылсым иясе булсам, шул ук минутта кайтарып бастырыр идем дә: "Бабам, бәгырем, син бит герой! Сугышта хәбәрсез югалганнар - үлгәннәр, ә син җир өстендә булып та "хәбәрсез югалып" йөргәнсең бит!?" - дип әйтер идем.
Тик бабай юк, кыршылып беткән, иероглифлар белән чуарланган кәгазь генә канлы вакыйгаларның дәлиле булып тора.


Язмамны укытучымның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә.
Рәхмәт, батыр, авыр сынауларда
Ярылып ята синең эзләрең.
Йөрәгеңдә канлы төер булган,
Ләкин чишмәгәнсең, Котдус туган,
Ватаныңның яшерен серләрен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев