Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәп-бакчада – капиталь ремонт

Кышлау авылындагы башлангыч мәктәп-бакчада барган капиталь ремонтны күреп, сокланып кайттык.

– Бөтен шартлар да бар хәзер. Барысы да заманча, чиста, якты, эшләргә күңелле, – дип куана укытучы Гөлназ Хадиева.
   Сөенерлек булган – ерактан ук балкып каршы ала авыл

ның мәктәп-балалар бакчасы бинасы. Күп еллар элек бер тапкыр ремонтлаганнар иде инде әлеге иске агач бинаны. Шул вакытта ук сокланырлык, матур бина ясадылар аннан. Ә бу юлгысы искитәрлек булган. Биредә эшләүчеләр коллективы әллә ни зур түгел, югарыда телгә алган Гөлназ Хадиевадан тыш, директор Гөлнара Мөхәмәтҗанова, тәрбиячеләр – Миләүшә Шәфигуллина, Равия Абдуллина, Лилия Зиннәтуллина, пешекче Алия Сираҗиева һәм котельня операторы Реваль Мөхәмәтҗанов эшли монда. Яңа уку елына менә дигән бүләк була бу алар өчен. 
Ремонт бригадасы мастеры Алмаз Рәхимов та эшләгәннәре белән горурланып таныштырды. Түбәне алыштырганнар, металлосайдинг белән тышлаганнар. Шунда ук тирә-якны төзәткәннәр, матурайтканнар. Керү юлларына, ишегалларына брусчатка җәйгәннәр.
Укытучыга ияреп мәктәп-бакчаның эченә уздык. Тирә-якта плитка, линолеум, шунда ук ишекләрне алыштырып яталар. Мәктәптә дә, бакча өлешендә дә: кызларга һәм малайларга, шулай ук персоналга да аерым бәдрәф бүлмәләре дә бар. Иң мөһиме – канализация оештырганнар, элек монда суны чиләк белән түгәләр иде. Автомат кер юу машиналарына кадәр куйганнар. Кухнядагы үзгәрешләргә гаҗәпләндек. Барысы да заман таләпләре буенча эшләнгән, шул исәптән яңа җиһазлар да кайтарылган. Кухняда аерым өстәлләргә кадәр урнаш тырганнар. Балалар бакчасы өлешендәге үзгәрешләр дә шактый. Уен бүлмәсе хәйран киңәйгән. Кыскасы, мондагы объектларның күбесендә кул көченнән китеп, автоматлаштырганнар. Шуңамы, ул тагын да күркәмрәк төсмер алган. Хәзер биредә 2 генә сыйныфны укыталар; 1 һәм 2 сыйныфларда 8 бала белем ала.
– Киләчәккә перспектива да бар: мәктәпкә дә, балалар бакчасына да әле тагын килүчеләр булачак, – диделәр.


Рәдис Хисмәтуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев