Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәнең Мәрҗән авылында чишмәне төзекләндерделәр

Узган ел референдум уздырдык. Аның ни максат белән үткәрелгәнен аңлатканнан соң, халык төрлечә сөйләнде, төрлечә юрады. "Алла боерса, Ходайдан вакыт җитсә булыр...",- диделәр өлкәннәр. Мәрҗән авылы халкы ни булса шул булыр дип, авыл уртасындагы чишмәне төзекләндерүне сорады. "Бик ышанып та җитмәгән идек, чишмәбезне төзекләндерә башлагач, рәхмәт укыдык. Шулкадәр матур булды,...

Узган ел референдум уздырдык. Аның ни максат белән үткәрелгәнен аңлатканнан соң, халык төрлечә сөйләнде, төрлечә юрады.

"Алла боерса, Ходайдан вакыт җитсә булыр...",- диделәр өлкәннәр. Мәрҗән авылы халкы ни булса шул булыр дип, авыл уртасындагы чишмәне төзекләндерүне сорады.

"Бик ышанып та җитмәгән идек, чишмәбезне төзекләндерә башлагач, рәхмәт укыдык. Шулкадәр матур булды, авылыбызга ямь кереп китте. Октябрь аенда Мәрҗән авылы уртасыннан аккан чишмәне төзекләндерү эшләре башлангач сөенгәнебезне күрсәгез. Авыл белән чишмәне төзекләндерүдә ярдәм иткән авыл советы рәисебез Хәкимов Әнәс Абдулла улына, авылдашыбыз Зиннатуллин Әхтәм Әхәт улына, барлык эшләрендә катнашкан авылдашларга рәхмәт укыдык. Ышанычыбыз артты, уйлаганда була икән. Җыйнаган үзара салым акчасы үзебезгә әйләнеп кайтты", - дип сөйли Мәрҗән авылы мәдәният йорты җитәкчесе, 41 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган Дания апа Гарипова.

Авылның яше-карты хәзер шушы чишмәгә килеп, рәсемгә төшә. "Суы да бик тәмле", - диләр.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев