Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәржани - безнең таңыбызның Чулпаныдыр

"Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт"- бөек шагыйрь Габдулла Тукай аны әнә шулай бәяли. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә җиденче тапкыр республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Беренчесе 1998 елда узса, хәзер ул ике елга бер уздырыла. Бөек якташыбызга 200 ел тулу сәбәпле, быелгысы аеруча киң колач алды. Мәктәпкә узган кунакларны...

"Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт"- бөек шагыйрь Габдулла Тукай аны әнә шулай бәяли.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә җиденче тапкыр республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Беренчесе 1998 елда узса, хәзер ул ике елга бер уздырыла. Бөек якташыбызга 200 ел тулу сәбәпле, быелгысы аеруча киң колач алды.

Мәктәпкә узган кунакларны коридорда урын алган балаларның проект эшләре, кул эшләреннән тупланган күргәзмә һәм... махсус өстәлдә урнашкан роботлар каршы алды. Болар - укытучылар Ания Шәрәфетдинова һәм Раил Миңнебаев җитәкчелегендә түгәрәккә йөргән укучы балалар иҗаты. Проект һәм фәнни эшләр янәшәсендә җылы оекбаш, бияләйләр урын алган. Ә пульт белән идарә итә торган роботларны "Роботекс" түгәрәгендә җыйганнар; шулар белән Санкт-Петербургта узачак футбол чемпионатында катнашырга җыеналар. Хәер, монысы бөтенләй башка тарих, ә безне кызыксындырганы - конференция.

Кунакларны - олуг шәхесләрне санап узу бик күп вакытны алыр иде, шуңа күрә аларны мәкалә язылышында искә аларбыз. Конференция 6 секция эшчәнлеге белән дәвам итте.

Беренчесен, "Мәрҗани - безнең таңыбызның Чулпаныдыр" шигаре алганын Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты Фәрит Мирза улы Солтанов җитәкләде. Биредә 8 укучы эше тыңланды. "Туган ягым - яшел бишек" секциясендә 13 укучы чыгыш ясады. Секцияне "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире Таһир Әюп улы Сабирҗанов җитәкләде. Татарстан Республикасы милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Габделхәй улы Һадиев җитәкләгәне Муса Җәлил шигыреннән алынган бер куплет шигъри юллар белән исемләнгән. "Син яшәмә җирдә файдасыз бер түмгәк булып тигез урында. Янып калсын гомерең, маяк булып үзеңнән соң килгән буынга", дип атала. Монысында 14 укучы чыгышы бәяләнде. Янә бер секцияне Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, доцент, филология фәннәре кандидаты Рифат Фирдинат улы Мирхәев җитәкләде. Ул җитәкләгән жюри алдында 12 укучы чыгыш ясады. "Без тарихта эзлебез" дип исемләнгән секцияне профессор, тарих фәннәре докторы, баш фәнни хезмәткәр Фаяз Шәрип улы Хуҗин җитәкләү конференциянең дәрәҗәсен тагын да арттырды кебек. Секциядә 13 укучы чыгыш ясады. Яңа гына "Әтнә районы эпиграфик истәлекләре" исемле шактый күләмле китап бастырган филология фәннәре кандидаты Айдар Марсил улы Гайнетдинов җитәкләгән секция "Белем һәм тәрбия бирү процессында этномәдәни компонентны файдалану" дип атала. Монысында 12 укытучы чыгышын тыңлап бәяләделәр.

Хәтерлисездер, моннан элек конференция Россиякүләмгә әйләнер әле, дип язган идек. Биредә Марий Эл вәкиле, аннан тыш Татарстанның 13 районы һәм Казан шәһәре гимназияләреннән килүчеләр катнашты.

Конференциянең 6 секциясендә һәм йомгаклау өлешендә Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗади мирасы, милләтебезнең әдәбияты, аның тарихы, экологиясе, мәдәниятенә кагылышлы актуаль проблемалар күтәрелде.

Конференциянең пленар утырышы Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрында Шиһабетдин Мәрҗанинең тормышына кагылышлы спектакль белән ачылып китте. Биредә янә олы кунаклар - Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ринат Закиров, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында эшләүчеләр катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев