Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Нечкәбил - 2019" республика бәйгесенең сайлап алу туры башланды

Быел "Нечкәбил - 2019" республика бәйгесенең зона сайлап алу туры Әтнәдә уза, дип хәбәр иткән идек. Һәм бүген, 11:00 сәгатьтә бәйге башланды.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла һәм   "Нык гаилә" федераль партия проекты кысаларында уза.

«Нечкәбил» конкурсы - Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм балалары булган гаиләләр өчен ачык конкурс. Конкурста катнашып, гаилә эчендәге мәдәниятне, гаилә кыйммәтләрен, буыннар алмашын, патриотлыкны, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүне күрсәтү, мәдәни һәм милли традицияләр, һөнәри горурлык һәм казанышлар турында сөйләү мөмкинлегенә ия.

Бүген Әтнәбездә узасы  зона сайлап алу  бәйгесендә   6 районның - Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Әтнә районнары "Нечкәбил"ләре көч сынаша. 

"Татарстан-нык гаиләләр территориясе" тантанасында  катнашучыларны районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов сәламләде.

      Шулай ук "Нечкәбил - 2019" республика бәйгесендә катнашучыларны  әлеге конкурсны оештыручылар - балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт һәм Хәйрия эшчәнлеге буенча комиссиясе  әзгъзасы Илсөяр Хәләлетдин кызы  Гарифуллина,  «Гаилә канаты астында» ТР РОО рәисе, идея авторы һәм «Нечкәбил» конкурсы җитәкчесе, "Ныклы гаилә" федераль партия проектының Иҗтимагый советы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы  Изольда Павловна Жуйкова  котлап, бәйгенең максаты,  сайлап сайлап алу турының программасы белән таныштырдылар.

Беррәттән районыбызның үрнәк гаиләләрен дә сәхнәгә чакырып, зурлап котлап үттеләр. Язманы тулысы белән газетабызның киләсе санында укый аласыз. 

Фәридә Филатова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев