Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олы Әтнәдә чүп контейнерлары урнаштыралар

Җитәкчеләр сүзенә караганда, әлегә контейнерлар белән бергә элекке «капчык системасы» да гамәлдә булачак.

Игътибар иткәнсездер, Олы Әтнә урамнарында яңа төрле чүп контейнерлары пәйда булды. Педаль сыман чыгып торган торбага аяк белән басуга капкачы ачыла, әллә ни зур тоелмаса да, берничә данәне янәшә урнаштыргач хәйран ук мул сыйдырышлы үзләре.

– Бүгенге көндә район үзәгендә экспериминталь рәвештә чүп-чарны капчык системасы буенча да, контейнерларга салуны да гамәлгә керттек. Киләчәктә тулысынча контейнерларга күчәрбез дигән фикер бар. Бу – замана таләбе. Бүгенге көндә Олы Әтнәгә 30 контейнер кайтты. Алар мәктәп, балалар бакчалары территорияләренә, үзәк урамнар – Совет һәр Карл Маркс урамнары чатларына урнаштырылды, – дип ачыклык кертте район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов. Аның белән узган әңгәмәнең тулы видеовариантын газетабыз сайтында укый аласыз.

– Яңа контейнерлар пластик материалдан, капкачлылар. Чүп җыю машиналары автомат рәвештә алып бушата алсын өчен махсус җайланмалары да бар. Бу урамнарда чисталык саклау максатыннан эшләнә. Әлбәттә, һәр нәрсә кебек үк моның да уңай да, тискәре ягы да бар. Халыкка үтенеч шул – чүп-чарны бары җыйган көннәрне генә чыгарсалар иде. Ә киләчәктә контейнерларның түбәсе дә, янкормасы да булыр дип өметләнәбез, – диде Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин да.

Җитәкчеләр сүзенә караганда, чүп-чарны контейнер кырыена чыгарып түгүчеләргә каршы да аяусыз көрәш барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев