Песок Арчага китте
Газетабыз уздырган квитанцияләр уенында 20 капчыклы песокның берсен Арча районы Орнашбаш авылында яшәүче Гөлирә Вәлиева алып китте.
Афәрин - "Әтнә таңы" газетасын яздырып укуның файдасы бу! Җәйге җиләк-нигъмәттән шушы шикәр комы белән кайнатылган вареньены кабып чәй эчеп, "Әтнә таңы" газетасын караштырып, көзге, кышкы шыксыз кичләрне куанып уздырырга язсын!
Сүз уңаеннан: киләчәктә дә мондый уеннар уздырырбыз, мөгаен. Сез, укучыларыбыз, икеләтә отсын дип.
Ә газетага язылдыгызмы соң әле?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев