Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Путин Миңнехановка камилләшкән махсус инвестиция контрактын хупларга вәгъдә итте

Махсус инвестиция контракты (СПИК) - Россиядә 2015 елдан эре инвесторларга ташламалар бирүдә эшләп килүче инструмент ул. Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка махсус инвестиция контрактлары механизмын үзгәртергә ярдәм итәчәген вәгъдә итте. Президентларның очрашуы Казан (Идел буе) федераль университетында узды. Татарстан Президенты Россия лидеры белән сөйләшкәндә, камилләштерелгән СПИК 2.0...

Махсус инвестиция контракты (СПИК) - Россиядә 2015 елдан эре инвесторларга ташламалар бирүдә эшләп килүче инструмент ул.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка махсус инвестиция контрактлары механизмын үзгәртергә ярдәм итәчәген вәгъдә итте. Президентларның очрашуы Казан (Идел буе) федераль университетында узды.

Татарстан Президенты Россия лидеры белән сөйләшкәндә, камилләштерелгән СПИК 2.0 махсус инвестиция контракты механизмы турында искә алган. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Махсус инвестиция контракты (СПИК) - Россиядә 2015 елдан эре инвесторларга ташламалар бирүдә эшләп килүче инструмент ул.

"Ул инде Хөкүмәттә, Финанс министрлыгы аны килештергән, язгы сессиядә [Федераль Җыенда] аны кабул итәргә кирәк. Әлеге документ безгә эре проектларны тормышка ашырырга, махсус инвестиция контрактларын җәелдерергә мөмкинлек бирә", - дип аңлата Миңнеханов. Россия Президенты әлеге идеяне "яхшы башлангыч" дип атаган һәм билгеле, без аны хупларбыз, дип белдергән.

Россия Президенты белән Татарстан Президенты очрашыр алдыннан Владимир Путин видеоэлемтә режимында "ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексында ике яңа җайланманы эшләтеп җибәргән.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/25/156785/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев