Район башлыгы юбилярларны котлады: “90 яшь – әле чик түгел”
Ары авылында яшәүче Районыбызның аксакалы, мөхтәрәм кешесе - Әхмәтҗанов Гарәфетдин абыйның туган көне. Җор телле, уен- көлке яратучы аксакалыбызга - 90 яшь. Гарәфетдин абый! Без сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек - саулык, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар, оныкчыклар куанычлары, бәхетле картлык, җан тынычлыгы телибез! Туган көннәрегез мөбарәк булсын! Юбилярыбызны...
Ары авылында яшәүче Районыбызның аксакалы, мөхтәрәм кешесе - Әхмәтҗанов Гарәфетдин абыйның туган көне. Җор телле, уен- көлке яратучы аксакалыбызга - 90 яшь.
Гарәфетдин абый! Без сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек - саулык, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар, оныкчыклар куанычлары, бәхетле картлык, җан тынычлыгы телибез! Туган көннәрегез мөбарәк булсын! Юбилярыбызны туган көне, матур, күркәм бәйрәме белән районыбыз башлыгы Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улы котлады. Аңа үзенең изге теләкләрен җиткерде.
****
Шулай ук Ары авылында гомер итүче Сәфәрова Гөлҗиһан апаның туган көне! Олы юбилее - аңа 90 яшь. Гөлҗиһан апа! Юбилеегыз белән сезне котлыйбыз! Сезгә исәнлек - саулык, күнел тынычлыгы, балалар, оныклар, оныкчыклар куанычлары, бәхетле картлык, җан тынычлыгы телибез! Туган көннәрегез мөбәрәк булсын! Юбилярыбызны туган көне, матур, күркәм бәйрәме белән котларга районыбыз башлыгы Хәкимов Гәбделәхәт Гыйлемхан улы килде. Гөлҗиһан апага үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.
Язмаларын газетадан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев