Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район үзәге кардан тулысынча чистартыла

Иртәнге сәгать дүрттән бирле Әтнә урамнары кардан чистартыла.

Берничә көн дәвамында берөзлексез яуган кар нәтиҗәсендә Олы Әтнә урамнары кар белән тулды. Шуңа да бүген иртәнге сәгать дүрттән районның коммуналь хуҗалык оешмасы техникалары кар чистартырга чыктылар. Эш барышы белән кызыксынып торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе Нияз Заһидуллин белән сөйләштек.

- Бүген иртәнге дүрттән Әтнә урамнарын чистартырга чыктык. 1 "Барсик", 3 Белорусь тракторлары Әтнә урамнарын чистарта,- диде җитәкче. Нияз Заһидуллин сүзләренчә бүген Олы Әтнә авылы урамнары кардан чистартылып бетәчәк. Җитәкченең авыл халкына бер үтенече дә бар.

- Торак-коммуналь хуҗалык тракторлары юлларны чистартып китү белән, халык ишек алдыннан, капка төбеннән чыккан карны чистартылган юлга кабат өеп куя. Хезмәткә хөрмәт белән карарга өйрәник инде.

Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Самигуллин да авылда һәр урам башы, һәр урам кардан чистартылачак. Безгә Әтнәограхим, Ленин исеменәдәге кумак хуҗалыкларда ярдәм итә,- диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Район үзәге кардан тулысынча чистартыла

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/H_ALf-9IU0s