Әтнә таңы

Республика газетасы Әтнә турында яза

"Китереп биргәч, урлап торасы юк" Фәнни телгә Казан арты дип кергән бу төбәкне халык үзенчә "ак як" дип атый. Без, журналистлар исә Әтнәне колхозлы килеш калган ике төбәкнең берсе буларак беләбез. Менә шундый үзенчә­лекле район белән 27 елдан бирле җитәкчелек итүче Габделәхәт Гыйлемхан улы ХӘКИМОВка сорауларның да үзләренә хас булганнарын...

"Китереп биргәч, урлап торасы юк"

Фәнни телгә Казан арты дип кергән бу төбәкне халык үзенчә "ак як" дип атый. Без, журналистлар исә Әтнәне колхозлы килеш калган ике төбәкнең берсе буларак беләбез. Менә шундый үзенчә­лекле район белән 27 елдан бирле җитәкчелек итүче Габделәхәт Гыйлемхан улы ХӘКИМОВка сорауларның да үзләренә хас булганнарын гына бирергә тырыштык.

- Габделәхәт әфәнде, Әт­нә белән Балтачка бүген күп­ләр ерак үткәндә калган колхоз тормышы бе­лән яшәп ятучы бәхетлеләр дип сокланып, күпмедер дә­рәҗәдә көнләшеп тә карый.


- Моны без үзебез дә тоеп яшибез. Рәсми кәгазьләр­дә колхоз дип аталмасалар да, чынлыкта без электән килгән яшәү рәвешен капыл гына үзгәртмәдек. Күреп торабыз бит: инвесторлар кочагына җиңел генә күчеп куйган хуҗалыклар күтәрәм­гә калды яки бөтенләй юкка чыкты. Мин элек тә әйтә идем, бүген дә кабатлап әйтә алам: инвестор бер генә нәрсәне дә болай гына, халыкка уңай булсын дип эш­ләми. Бу аңлашыла да - акчаны бит ул түли, димәк, ул иң беренче чиратта үз мәнфә­гатен кайгыртырга тиеш. Ияләнгән, җайлашкан тулы бер системаны җимереп атканчы, алдагысын уйламыйча ярыймыни! Заманында көч­­ләп, ирексезләп диярлек күмәк хуҗалыкка керткәндә, бер талаганнар крестьянның җанын, инде шөкер итеп яшәп ятканда, тагын шундый ук тетрәнү кичерергә мәҗбүр иттек без аларны. Күптән тү­гел генә инвестор күтәрәм­гә калдырган бер авылның фермасында булырга туры кил­гән иде. Авыл халкы, күз яше аралаш, фермада ашарга сорап үкергән малларны жәл­ләп сөйләде. Төннәрен йок­лый алмыйбыз бу үзәк өзгеч тавышка, диләр. Аның бит икътисадый ягыннан бигрәк күңел ягы да бар. Кешене моннан да яманрак нинди чара белән авылдан биздереп була тагын?! Ул яктан безнең авыллар башкалар бик авыр кичергән җи­мерелүне күрми калды.

- Хәтерләсәгез, колхозларны бит без уртак мал булганы өчен, кеше хосусый милек аша гына яхшы эшләр­гә сәләтле дигән сылтау белән бетерергә тотынган идек. Сезнең райондагы электән калган андый ху­җалыклар халыкка яңача эшләргә, яңача яшәр­гә комачаулык итмиме соң? Колхоз - диңгез, без - пароход, дип уртак малдан төрлечә файдаланучылар хәзер дә бармы?

- Урлашалармы, дип сорыйсыгыз килә инде Сез­нең. Юк, чөнки без аларга бар кирәкләрен үзебез китереп бирәбез. Шуңа да без­дә халык малны күп асрый. Әле тагын да күбрәк асрарлыгы бар. Үзе өчен эш­ләү шул инде ул. Аны зур акчага кызыктырып фермер итәргә тырышуны да аңлап бетермим мин. Тора-бара ул моңа үзе ирешергә тиеш. Ит-сөт бәясе белән уйнап тормасалар, берәүне дә терлек асра инде дип үгет­лисе булмас иде. Эш урыны булган ке­шегә шә­hәрдәге кебек хез­мәт хакы түләсәң, нишләп чыгып китсен ди ул авылыннан. Безнең хуҗа­лык­лар төзегән заманча фермаларда эш­ләү­челәр дә акчаны начар алмый - барып карый аласыз. Ул мегафермаларны да инвестор акчасына төзе­мибез, үзлә­ре эшләп тапканга.


- Әтнә районының бер үзе генә дә Татарстанның җиде-сигез районы кадәр сөт сатуын ничек аңлатып була?

Реклама


- Әйе, без Россиянең Новгород, Волгоград өлкәсе ише төбәкләреннән ике тапкыр күбрәк сөт сатабыз. Чөнки шул сөт кенә безгә акча китерә, яшәтә. Бу бит әле халык җитештергәнен санамыйча. Ләкин хөкүмәттәге­ләргә коры сөт болгатып мәтәштерүчеләр белән эш­ләү, күрәсең, җиңелрәктер. Чын сөт, чын ит ашыйм дисәң, хәрәмләшмәскә генә кирәк. Бернинди импортның да кирәге калмый.


- Габделәхәт әфәнде, белүемчә, яхшы гына эш­ләп ятучы хуҗалыклар­ның байлыгын җиңел генә кулга төшерү белән шө­гыль­ләнүче махсус оешмалар бүген дә бар. Сезгә дә тәкъдим ясамыйлармы?

- Казанга якын булганлыктан, алар безне баштан ук - 1990 елларда ук кымтырык­лый башлаганнар иде. Юмалап барып чыкмаслыгын бел­гәч, куркытып та карадылар, шантажлап та. Мин аларны районга якын китер­мәдем. Ха­лыкның акылын аракы белән томаларга маташуларына да юл куймадым.

- Каты куллы, усал ди­гән яманатыгыз, бәлки шун­нан соң таралгандыр?

- Теләсә нәрсә дип әйтсеннәр, әмма мин жу­лик­ларга юл бирү ягында түгел. Мин шулай ук эш күр­сәтмәгән килеш матур яшәр­гә ашыгучы хуҗалык җитәкчеләренә дә каты торам. Син башта кемлегеңне эш белән расла, халкыңның абруен казан. Безне шулай тәрбияләделәр.

Миңназыйм Сәфәров

http://vatantat.ru/index.php?pg=262

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: