Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республикада иң яхшылар рәтендә

Әтнә районы көнлек тулай савым буенча сокландыруын дәвам итә.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  сентябрь ахырына биргән оператив мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Районның бу көнгә тулай савымы 227,3 тонна, узган елгыдан 40 тоннага күбрәк, ягъни былтыргыга карата 121 %. Ай башындагыдан да 4,1 тоннага артык. Кыскасы, сөт күрсәткечләре белән Татарстанда әйдәп баручы районыбыз тулысынча “Яшел зона”да – бу барлык саннарыбыз да республикада иң яхшылар дигән сүз.

Тагын бер саныбыз горурлык уята – бездә бер баш сыердан сауган сөт күләме уртача 28  килограмм тәшкил итә. Бу да Татарстанда иң яхшы күрсәткеч. Бу көнгә республикада иң күп тулай савым Кукмарада. Биредә көн саен барлык сыерлардан 268 тонна тулай савым алалар. Балтач районы 237,9 тонна белән әлегә икенче урында бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев