Этнэ таны

Әтнәгә Ринат Закиров килде

Олы Әтнә үзәк китапханәсендә Бөтендөнья Татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров белән очрашу булып узды.

Реклама

Очрашу барышында Ринат Закиров китапханә хезмәткәрләре белән аралашты. Татар Конгрессы җитәкчесе буларак депутатны китап укучылар белән бәйле сораулар борчыды. Чыннан да, Әтнә үзәк китапханәсенннән китап алып укучылар байтак икән. Йөри алмаганнарга китапларны өйләренә илтәләр. "Шунысы кызыклы, соңгы вакытта өлкән буын вәкилләре күбрәк классик язучылар китапларын сорыйлар. Габдрахман Әбсәләмов, Кави Нәҗми, Садри Җәләл китапларына сорау зур. Моны үзләре, яшь вакытта укыганда үзгә итеп кабул иткәнбез, ә хәзе.р укыгач бөтенләй икенче яклары ачыла, дип аңлаталар", - диләр китапханәчеләр. Шул ук вакытта китапларның искерүе дә мөһим проблемага әйләнеп бара. Биредә әледән-әле язучылар белән очрашулар да булып тора. Яңа китапларның кайтып торуын да сөенеп хәбәр иттеләр алар. Мәсәлән, узганел мәдәният министрлыгы бирегә 500 меңлек басма әсәр кайтарткан. Ринат Закиров шулай ук Әтнә сәнгать мәктәбе укытучылары, театр хезмәткәрләренең сорауларына да җаваплар бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: