Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәркайсыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!

Үткәнгә әйләнеп карыйсың да, хәйран каласың... Газетаның оешкан еллары әле генә кебек – 30 ел үтеп киткән, ләбаса!

30 ел – зур дата да түгел кебек. Тик әлеге елларның һәркайсында никадәр язмыш, мәгълүмат, район халкының яшәеше, шатлыгы-кайгысы, киләчәге-бүгенгесе.
Шушы еллар эчендә “Әтнә таңы” газетасында кемнәр генә эшләп китмәде. Күпме яшь белгечкә газета хезмәт юлы башлангычы бирде. Араларында бүгенге көндә дә журналист һөнәренә тугры калып, республикакүләм танылган шәхесләр дә бик күп. Шөкер, интернет заманында яшәсәк тә “Әтнә таңы” үз кыйбласын югалтмады. Бүгенге көндә дә район яңалыкларын яктыртып баручы бердәнбер газета. Ә бүгенге көнгә кадәр килеп җитәр өчен күпме юл узылган.  
Беренче редакторыбыз, мәрхүм, Марс Шиһапов (урыны җәннәттә булсын) район җитәкчесе Габделәхәт Хәкимов фатихасы белән газетаны оештыруга зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Ул вакытта командасы да зур түгел, язмаларны машинкада җыючы Рау­залия Хәбибуллина (иң беренче булып “Әтнә таңы”на эшкә килгән кеше), журналист Сурия Мингатина (Әгерҗе районыннан махсус чакыртып кайтарыла), баш бухгалтер Раушания Хөсәенова. Соңрак әлеге командага Марат Хәбибуллин кушыла. Район хәбәрләрен мөмкин кадәр оператив рәвештә халыкка җиткерә баручы “Әтнә таңы” газетасы киң колач җәя бара.
1995 елда республикада газеталарны компьютер белән эшләүгә күчерү башланды. Бу эшне беренчеләрдән булып безнең “Әтнә таңы” газетасы башкарды.  Редакция коллективы тагын да зурая, яңа белгечләр килә. Компьютер белгече Динар Вәлиуллин (урыны оҗмахта булсын), баш бухгалтер Нурия Фәйзрахманова, Хәйдәр Гарипов, Хәмит Бадиков һәм башкалар. Газетаның форматы үзгәрсә дә, эчтәлеге үзгәрми – район халкына хезмәт итү. 2000 елларда Марс Шиһапов лаеклы ялга киткәннән соң, идарә йөгәнен кулына Марат Хәбибуллин ала. “Әтнә таңы” үз кыйбласына тугры калып, эшләү, яшәвен дәвам итә. Әлеге чорда газета “Татмедиа” канатына астына керә. Замана җилләре газетабызны интернет челтәренә бәйли.  “Әтнә таңы” газетасын бүгенге көн­дә дә һәр өченче гаилә яздыра.
Ә иң зур байлыгыбыз – хәбәрчеләр. Газета оешканнан бирле редакция коллективы белән бербөтен булып эшләделәр. Бүгенге көндә арабыздан киткәннәре дә байтак – Мөршидә Ваһапова, Равил Минһаҗев, Равил Җә­ләев, Дания һәм Таһир Мө­хәммәтшиннар, Вильдан Мәхмүт, Гомәр Шакиров, Назгөл Садриева, Саймә Йосыпова, Фаяз Сираҗиев, Шәүкәт Рәхимов, Габидин Әүхәдиев, Зиннур Хәмидуллин, Рәхимә Галимҗанова, Миңзифа Әх­мәт­җанова, Гөлзада Нә­җипова, Радик Фәизов, Кәбир Җиһаншин... шулай ук телгә алынмаганнары да байтак. Урыннары оҗмахта булсын. Бүгенге көндә дә аерылгысыз дусларыбыз булып калган Рау­шан Садыйков, Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов, Гөлҗофар Вәлиева, Люция Гарипова, Илсия Сабирова, Фердинат Гайсин, Луиза Шәмсиева, Илдар Низамов, Җәүдәт Фәйз­рахманов, Мөнир Шакиров, Хәйдәр Галәвиев, Мингазиз Зиннәтов, Фидаиль Кадимов. Бүгенге көндә дә газета белән тыгыз элемтәдә булучылар да бар: Илсур Шакиров, Саимә Сабирова, Рәүфҗан Закиров, Хәлимә Латыйпова… Телгә алынмаучылар булса, зинһар үпкәләмәгез. Бәйрәм уңаеннан газета укучыларыбызны, гомумән һәркайсыгызны ихластан бәйрәм белән котлыйбыз. Исән-сау булыгыз, авырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев