Әтнә таңы

Өлгермәдегезме? Языла аласыз...

Рәхмәт һәркайсыгызга. Язылу чорының икенче яртыеллыгын әнә шулай дип башлыйсы килә.

 Бер-бер артлы газета-журналлар бәяләре артып торса да, “Әтнә таңы”  газетасының (16+)  тугры, аерылгысыз дуслары булып калган укучыларына, елның-елында язылу чоры авыр барса да сынатмаган, үз эшенең осталары булган почтальоннарыбызга, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга торган күмәк хуҗалык һәм оешма җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне белдереп. Тагын бер кат рәхмәт сезгә – безне аңлаганыгыз, безнең белән бергә булганыгыз өчен.

Реклама

Газета-журналларга язылуның икенче яртыеллыгы – иң авыр чорларның берсе. Чөнки авыл халкының эш мәшәкатьләренең тыгыз вакыты. Җәй ае бик тиз үтеп китә. Ә башкарасы эшләр бик күп. Шуңа күрә дә бакча мәшәкатьләре белән газетабызга язылырга онытып калучылар да булгалый. Андыйлар да языла ала, хәзер язылсагыз,  икенче айда  килә торган була газета.  Соңарып булса да безнең газета укучыларыбыз сафына килеп кушылырсыз, дип уйлыйбыз.   
      Соңгы елларда интернет, социаль челтәрләр шау­кымы тормышыбызны чорнап алды. Шулай булса да, газета-журналлар, китап укучылар буыны бар әле. Шулай булганда, газета-журналларыбыз чыгар, китаплар басылачак әле.
Тагын бер кат рәхмәтебезне җиткереп, һәркайсыгызга бары тик уңышлар, сәламәтлек генә телисе килә.

Ф.Кадимов фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: