Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россиядә матәм көне, әтнәләр дә кушыла

Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә бүген Россиядә матәм көне игълан ителде. Бу көн Россия туристларын Египеттан алып кайткан самолет фаҗигасе белән бәйле. Кичә, 31 октябрь иртәсендә Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эл-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары...

Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә бүген Россиядә матәм көне игълан ителде. Бу көн Россия туристларын Египеттан алып кайткан самолет фаҗигасе белән бәйле.

Кичә, 31 октябрь иртәсендә Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эл-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары самолет егылып төшкән урын да табыла. Һәлакәткә очраган самолетта 7 экипаж вәкиле һәм 227 пассажир булган, шуларның 17се - балалар.
Матәм көне булганга телеканалларда , гомумән бөтен җирдә күңел ачу чаралары уздырылмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев