Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов халыктан медицина ярдәменә шикаятьләр килүе белән канәгать түгел

Фото: president.tatarstan.ru "Кешеләрнең өмете сез һәм без уйлаганнан да зуррак. Алар нигезле дә", - диде Президент. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкның медицина хезмәте күрсәтүдән канәгать булуы өчен әле шактый тырышырга кирәклеген белдерде. Бу хакта ул Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында җиткерде. "Сырхауханәләр буенча шактый саллы эш башкарылды. Әмма...

Фото: president.tatarstan.ru

"Кешеләрнең өмете сез һәм без уйлаганнан да зуррак. Алар нигезле дә", - диде Президент.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкның медицина хезмәте күрсәтүдән канәгать булуы өчен әле шактый тырышырга кирәклеген белдерде. Бу хакта ул Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында җиткерде.

"Сырхауханәләр буенча шактый саллы эш башкарылды. Әмма кешеләрнең өметләре сез һәм без уйлаганнан да зуррак. Алар нигезле дә. 2017 елда "Халык контроле" системасына 889 мөрәҗәгать килеп ирешкән, гәрчә 2016 елда ул 817 мөрәҗәгать иде. 9 процентка артыграк дигән сүз. Элек кешеләр хастаханәләргә үз дарулары белән йөрсә, бүген хастаханәләр дөнья стандартларына җавап бирә. Әмма бу гына җитми, безгә хезмәт күрсәтү культурасы, персоналны өйрәтү, корпоратив университет булдыру өстендә эшләргә кирәк. Җитешсезлекләр, җиренә җиткереп эшләмәү күренә. Шәһәр-район җитәкчеләре, сез ай саен шушы мөрәҗәгатьләрне карарга тиешсез. Ни өчен шулай килеп чыга - анализ кирәк. Бу даими системалы эшне таләп итә, - дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләр аша да шактый мөрәҗәгатьләр кабул ителүен әйтте. "Миңа социаль челтәрләрдән медицина буенча мөрәҗәгатьләр күп килә. Сез миңа яхшы учреждениеләр күрсәтергә тырышасыз, әмма бу әйбер бөтен җирдә булырга тиеш бит. Сәламәтлеге булмаган кешенең болай да күңеле уалучан. Сезнең пациентны ничек кабул итүегезгә карап, аның сәламәтлек саклау системасына мөнәсәбәте дә шундый булачак. Сезгә хакимият структурасына караган кебек карыйлар", - диде Миңнеханов.

Гөлнар Гарифуллина

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/26/156847/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев