Рөстәм Миңнеханов сәнәгать мәйданчыклары булмаган районнарны тәнкыйтьләде

"Без кече һәм урта бизнесны актив үстерергә тиеш", - ди Президент. (Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Без кече һәм урта бизнес үсеше өчен кулай шартлар тудырып, аларга ярдәм итәргә тиеш", - дип Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә сүлпән эшләүче районнарны шелтәләде. Үз күрсәтмәләрен Президент Татарстанның Икътисад министрлыгы, Сәнәгать...
"Без кече һәм урта бизнесны актив үстерергә тиеш", - ди Президент.
(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Без кече һәм урта бизнес үсеше өчен кулай шартлар тудырып, аларга ярдәм итәргә тиеш", - дип Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә сүлпән эшләүче районнарны шелтәләде. Үз күрсәтмәләрен Президент Татарстанның Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак коллегия утырышында җиткерде.
"Без кече һәм урта бизнесны актив үстерергә тиеш. Тикшеренүләр бизнеска административ басым буенча тискәре рейтингта булуыбызны күрсәтте. Прокуратура хәзер бу темага актив кереште. Ни кызганыч, тулай төбәк продукт күләмендә кече һәм урта бизнес өлеше артмый. Ул 25 проценттан артык. Бу зур проектлар белән дә бәйледер, әмма бу гына акламый", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент кече һәм урта бизнестан кала бүтән шанслары булмаган шәһәр һәм районнар да булуын искәртте. "Кече һәм урта бизнес үссен өчен, сәнәгать мәйданчыклары булсын, дигән идек. Бүген аларның саны 63. 10 районда сәнәгать мәйданчыклары бөтенләй юк. Бу Әтнә, Әлки, Апас, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Мөслим, Тукай, Чирмешән районнары. Ә мин һәр муниципаль берәмлектә алар берничә булырга тиеш дип саныйм. Әлбәттә, шәхси хуҗалыклар да бар, әмма район үзәкләрендә, торак пунктларда производстволар булдыра алырлык кешеләр бар. Шуңа күрә андый мәйданчыклар кирәк", - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, шул ук вакытта тагын бер проблема бар. Алты районда муниципаль мәйданчыкларда бары тик 1-2 резидент кына эшли. Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Кама Тамагы, Балык Бистәсе районнары - шундыйлар исәбендә. "Болай булырга тиеш түгел, дип саныйм. Икътисад министрлыгы моңа игътибар юнәлтергә тиеш: без мәйданчыклар булдыру максатын гына куймадык, алар эшләргә тиеш. Анда резидентлар булырга тиеш", - дип Президент Яңа Чишмә районында Татарстан һәм федераль инвестицияләр кертелгән бер сәнәгать мәйданчыгы булуын, әмма анда нәтиҗәлелек күренмәвен билгеләп узды.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/27/158842/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 18:15Татарстан табиблары күршесе башына чалгы кадаган ир-атны үлемнән коткарып калган Республика клиник хастаханәсе табибы пациент янына санитар авиация вертолетында очкан.9800
-
26 гыйнвар 2021 - 17:30Җитәкчебезне кабат бүләкләделәр "Әтнә таңы" газетасы редакциясе җитәкчәсе Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызын "Россия Журналистлар берлеге" Грамота белән бүләкләде.5600
-
26 гыйнвар 2021 - 16:30Хоккейчы егетләрне котлыйбыз! 23 гыйнвар көнне Әтнә районы урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хужалыгы техникумы урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында XV Спартакиада кысаларында хоккей буенча турнир узды.11200
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Күлле-Кимедә балалар белән очрашу үткәргәннәр Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.8700
-
26 гыйнвар 2021 - 14:05Эксперт вакциналардан коронавирус инфекциясе йокмавы хакында белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле коронавирус белән авырган кешеләргә көздән дә иртәрәк прививка ясатмаска киңәш итә.7500
-
26 гыйнвар 2021 - 13:301997 елга кадәр теркәлгән мөлкәтне Росреестрда бушлай рәсмиләштерергә була Элеккеге документлар бүген дә гамәлдә, ләкин милекне сату, арендага бирү, башка кешегә күчерү өчен Росреестрга мөрәҗәгать итәргә кирәк.8100
-
26 гыйнвар 2021 - 13:15Татарстанда узган тәүлектә 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Республикада 11,4 меңгә якын кеше «Спутник V» вакцинасын кадаткан, шуларның 2 меңнән артыгы икенче дозаны алган.6900
-
26 гыйнвар 2021 - 12:10«Өчпочмак радар»: Казанның 56 елдан соң нинди булачагын күрсәткән ролик чыкты Ролик авторлары вәгъдә иткәнчә, 2077 елда Казанда 7,5 миллионнан артык кеше һәм 1 миллионнан артык киборг яшәячәк.7500
-
26 гыйнвар 2021 - 10:502020 елда Татарстан 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашты Үткән ел республикада социаль-икътисади шартларны яхшыртуга юнәлтелгән барлыгы 50 федераль проект тормышка ашырылды.6100
-
26 гыйнвар 2021 - 09:05"Бала - төп пассажир"! Бүген Әтнә районында "Бала - төп пассажир" дип исемләнгән акция башланып китә.10000
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.28100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.33700
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
25 гыйнвар 2021 - 15:00Әтнәдә утыз кеше коронавирустан прививка ясатканВакцинацияләүнең икенче фазасын 5 кеше үткән.28800
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.32300
-
25 гыйнвар 2021 - 13:00Исемлектә Әтнә районыда бар Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме күрсәткече - 100 мең кешегә 457,5 нисбәтендә.29700
-
25 гыйнвар 2021 - 15:00Әтнәдә утыз кеше коронавирустан прививка ясаткан Вакцинацияләүнең икенче фазасын 5 кеше үткән.28800
-
24 гыйнвар 2021 - 16:20Сезне кисәтергә булдык Иртәгә Әтнә районында "Тоннель" операциясе узачак.24200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика