Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов соңлаган сугышчан бүләкләрнең таныклыкларын тапшырачак

Бөек Ватан сугышы чорын да тапшырылмый калган орденнар үз ияләрен тапты. (Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Рөстәм Миңнеханов 4 сугышчан орденның таныклыкларын тапшырачак. Документлар Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларның кызларына биреләчәк, диелә Татарстан Хөкүмәте рәсми сайтында. Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт...

Бөек Ватан сугышы чорын да тапшырылмый калган орденнар үз ияләрен тапты.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Рөстәм Миңнеханов 4 сугышчан орденның таныклыкларын тапшырачак. Документлар Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларның кызларына биреләчәк, диелә Татарстан Хөкүмәте рәсми сайтында.

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара уздырыла. Татарстан Президенты ветераннарны һәм барлык тамашачыларны икеләтә бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне һәм Кызыл Армиянең 100 еллыгы белән котлаячак. Тантана кунакларына бай концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

Чакырылган кунаклар арасында Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан 4 сугышчының кызлары да булачак. Хәвефле 1940нчы елларда аларның әтиләре ала алмаган орденнар хәзер генә үз ияләрен тапты.

Кызыл Йолдыз ордены һәм I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары таныклыгын әтисе өчен Савелий Антиковның кызы - Лидия Лисицына алачак. Идрис Мингалиевның кызы - Флюра Мингалиевага һәм Николай Кальницкийның кызы Валентина Филюшинага шулай ук әтиләре өчен Кызыл Йолдыз ордены таныклыгы тапшырыла.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/22/158519/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев