Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Президентының Федераль Җыенга Юлламасын тыңлаячак

ТР Президенты Россия башкаласына эшлекле сәфәр кыла.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Җыенга еллык Юлламасын игълан итүдә  катнашачак.  Кама автогигантының беренче директоры белән очрашачак. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

     Бүген «Манеж»үзәк күргәзмәләр залында РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын уку булачак. Тантанага 1,3 меңгә якын кеше, шул исәптән Россия Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Думасы һәм РФ Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган.

Тантанадан соң ТР Президенты Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булачак, анда аның «КАМАЗ» йөк автомобильләре җитештерү заводының беренче директоры Лев Васильев белән очрашуы көтелә.  Быел февраль аенда  Лев Васильевка 95 яшь тула.  Ул заводны 1969 елда автогигантның беренче объектларын төзи башлаганнан алып, 1981 елда КАМАЗның икенче чиратын файдалануга тапшырганчыга кадәр  җитәкли.

Файдаланылган чыганак https://tatar-inform.tatar/news/politics/15-01-2020/r-st-m-mi-nehanov-rossiya-prezidenty-yullamasyn-m-sk-d-ty-layachak-5716226

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев