Этнэ таны

Сабантуйлар: кайда, кайчан, кемнәр килә?

Сезнең сорауларыгызны истә тотып, Сабантуйлар көнен язабыз.

Быел  район Сабантуе  17 июнь көнне Каенсар урманында  сәгать  10 да башлана. Күпчелек авылларда  Сабантуйлар 16 июнь көнне узачак. Шулай ук кичке Сабантуйлар да булыр дип көтелә. 

Күлле Киме – 16 июнь, 10.00 сәгатьтә, Нурзадә килер дип көтелә.


Ары – кичке Сабантуй, 17 июнь, 18.00 сәгатьтә, Гүзәлия, Хәким, Сөмбел Билалова катнаша. Мәйданда сүз остасы Азат Фазылҗан сөйли.


Дусым – кичке Сабантуй, 16 июнь, 18.00 сәгатьтә, Алсу Хәбибуллина, Рафаэль Якупов, Зөлфәт Фәхретдинов, Азат Фазылҗанов.


Күңгәр, Күшәр – 16 июнь, 10.00 сәгатьтә, артистлар булыр дип көтелә.


Комыргуҗа – кичке Сабантуй, 17 июнь, 16.00 сәгатьтә, Гүзәлем, Салават, Фирдүс Тәмаев... киләсе.


Күәм – 16 июнь, 10.00 сәгатьтә, махсус кунак – үзенең төркеме белән Илсөя Бәдретдинова. 


Олы Мәңгәр – 16 июнь, 10.00 сәгатьтә, бәйрәмне Олы Мәңгәр халык театры артистлары алып бара. 


Югары Сәрдә – кичке Сабантуй, 16 июнь, 17.00 сәгатьтә, татар филармониясе артистларын көтәләр. Алсу Хәбибуллина киләсе.


Бәрәскә – 16 июнь, 11.00 сәгатьтә, Марсель Вагизов төркеме килә.


Түбән Көек – 16 июнь, 11.00 сәгатьтә, Арча үзешчәннәре килер дип көтелә.


“Таң” хуҗалыгыныкы – 17 июнь,  16.00. - кичке Сабантуй, балалар мәйданчыгы эшли, Зинира, Ризат Рамазановлар килә.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: