Этнэ таны

Сабантуйның милли йөзе - әзерлек мизгелләре

Район Сабантуена әзерлек дәвам итә. Буген ул Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы стадионында булды.

   Әзерлек көннән-көн җитди төс ала, бүген авыллардан атларны алып килделәр,  бүген - иртәгә (көн матур булса) Сабантуйның "генераль репетициясе" кабатлана, мәйданга атларның керү-чыгу юллары, аларның  бергәләп йөрешләре, бер-бер артлы барышлары карала. Икенче төрле әйтсәк, монысы чын әзерлек, бизәлгән атлар, милли киемнән киенгән егет-кызлар, апалар - абыйлар "мәйдан" эченнән узалар.

- Атларны озатып җибәргәч, сабантуйның башлана торган өлешен кабатлап карадык. Көн матур булса, иртәгә дә җыелабыз, - диләр мәдәният хезмәткәрләре.

Реклама

Сер итеп кенә өстиләр: "Матур була быел, матур. Башка елларга караганда күпкә үзгә һәм карарга рәхәтрәк", - диләр.

Шулай икәнлеккә 17 июнь көнне булачак район Сабантуенда инанырбыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: