Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сагындырган икән бу чыгышлар - Олы Әтнәдә "Балкыш"ның гала концерты

Сокландык. Горурландык. Гаҗәпләндек.

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында Татарстан Республикасы ветераннары арасында үткәрелүче үзешчән башкаручыларның VI республика фестиваленең район муниципаль этабының гала - концерты узды.

Әлеге чара ТААСРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

 Хәтерегездә булса,  ветеран үзешчәннәребез,  ноябрь аеннан башлап, авыл җирлекләрендәге ветераннар советлары, мәдәният йорты җитәкчеләре белән берлектә әзерләнеп, концертлар куйдылар. Һәр җирлек үз ветеран-үзешчәнен әзерләде һәм алар әлегә кадәр диярлек сәхнәдән төшмәделәр.

"Балкыш" концертларын район ветераннар советы рәисе Миңгазиз абый Зиннәтов әйткәнчә, 1500 дән артык тамашачы карады, аларны көтеп алдылар, алкышлап озаттылар. Гала-концертка менә шул концертларды чыгыш ясаган ветераннарның иң-иңнәре җыйналды.

  Репетицияләргә кырыклап ветеран йөрде. Әле ничек кенә йөрде,   үзләренең чыгышларын барлап,  "Миңа чыгыш ясарсың дип әйткәннәр иде, тик нишләптер хәбәр итмәделәр", дип безгә дә шалтыратучылар булды.

"Ара-тирә онытылып та китә, авыллары ерак булгач, азаплап та йөрисе килми, тик ветеран -үзешчәннәр, бу фестивальнең чыгышларына әзерләнүгә  шулкадәр җитди  карадылар.  Сәгатенә килделәр, киңәшләребезне тыңладылар, алар белән шөгыльләнүе шулкадәр рәхәт булды, безгә алардан үрнәк аласы да аласы, - диде  Олы Әтнә мәдәният йорты директоры вазыйфасын башкаручы Әлфинә Мөхәмәтҗанова. 

     Өлкәннәр булгач, ул концерт күңелле булмас, дип бармый калучылар да булгандыр. Концерт буш булса да, тамаша залында буш урыннар бар иде.

Мин үзем карарга килми калучыларны кызгандым, татарның бозылмаган, замана техникалары белән ясалмаган җанга якын моңын, баянга җырлауның тәмен тоймый калдылар алар. Өлкәннәр җыры җанны парә-парә китерде, айкады да чайкады, синтезаторлар, дөбер-шатыр музыка булмау, төрле утлар юклык та сизелмәде. Барыбыз да ял иттек. Сусаганда чишмә суы эчкәнегез бардыр, йотлыгып эчәсең дә,  эчәсең, туеп булмый. Концерт та  шулай булды. Өч сәгатькә сузылган чыгышлар җитмәде. 

Өлкәннәребез безне тагын бер кат гаҗәпләндерде, сокландырды. 58 катнашучының кырыклап чыгышын көтеп алдык, яратып карадык. 87 яшьлек Гарифулла бабай Сөнгатовның гармуннарда уйнавы күзгә яшьләр китерде. Татар моңының бөтен тирәнлеге, сафлыгы челтерәгәндәй булды ул гармуннарда уйнаганда. Камил акыл, талант, аралашу осталыгы. Такмакларын әйтеп, теләкләрен теләп, рәхмәтләрен җиткереп кереп китте ул. Без әйткән  рәхмәтләр дә бар тирәнлеге белән барып җиткән булсын иде. 

Бәрәскәләр чыгышы, Күшәрнең "Сердәшләр" ансамбле, Күәмнән Тәслимә Исмәгыйлева, Назирә Фәйзрахманова, Олы Мәңгәрдән Илсия Вәлиева, Сәрдәдән Нурия Баязитова һәм башкаларның  үзәк өздереп җырлаулары, Җәүдәт Фәйзрахманов, Раушан Садыйков, Рүзәл Абдуллин, Сөембикә Мәгьсүмҗанованың шигырь сөйләүләре, Радалия Фәтхуллинаның "Яшел гармун"ы безне тәмам  гаҗәпкә калдырды. Берәүне язып, икенчесен калдыра торган да түгел аларның. 

     Март аенда  Арчада зона бәйгесе була. Анда 5-6 район үзешчәннәре  катнашачак. Әтнәләр дә барачак. Аннан соң республика бәйгесе көтелә. Менә шул бәйгеләрдә җиңеп, куанып кайтуларын тели күңел. 

- Анда таләпләр зурдан куела. Барына да игътибар итәләр, сәхнә киеме дә мөһим, башкару осталыгы да. Репетицияләр ясарга мөмкинлек булды. Әле кабат әзерләнү дә  булыр, сынатмаска кирәк булачак. Бездән соң "Менә болар безнең Әтнәләр", дип сокланып калырлык итеп чыгыш ясарга кирәк  безгә - дигән иде район ветераннар советы рәисе сәхнәдә чыгыш ясаганда.

Без аларның менә шундый югарылыкта  чыгышлар ясый алуларын  телибез. 

- Районыбыз мәдәниятле, мәгърифәтле.  Хезмәт сөюче  халык яши бездә. Бик зур рәхмәт әйтәсе килә менә шушы "Балкыш" фестивалендә катнашканыгыз өчен. Бу сездән бик күп көч, сәламәтлек сорый. Безнең,ветераннар советының,  мәдәният хезмәткәрләренең сүзен тыңлап сәхнәгә менүегез, сокланырлык чыгышларыгыз өчен рәхмәт.  Сез безгә үрнәк. Без нинди авыр ситуацияләрдә калсак та,үзебезнең өлкәннәребезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Сезгә сокланып яшибез.   Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, менә шулай очрашырга насыйп булсын, - дип рәхмәтен әйтте,  бөек юбилейларга багышланган китап чыгаруда ярдәм итүләрен дә  үтенде район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов. 

    Олыгаю яшь белән йөрми, диләр. Яшьлек өчен 18 дә булу шарт түгел, дип тә әйтәләр. Сәхнәгә чыккан һәр ветеран катнашучы моның шулай икәнлеген тагын бер кат  раслады.

Рәхмәт Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев