Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәгать 11.00гә Әтнә районының 1003нче сайлау участогында 72 процент сайлаучы тавыш биргән

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча 1003нче сайлау участогы Әйшияз авыл клубында урнашкан. Биредә Арча бермандатлы 46нчы сайлау округы буенча да депутат сайлана.

Биредә, иң беренче булып Әйшияз авылыннан 79 яшьлек Гарифҗан Габдуллаҗанов сайлады. Җиңел аяктан булды күрәсең, сәгать көндезге 11.00гә монда барлык сайлаучыларның 72 проценты тавыш бирергә өлгерде.

Ә бит өч – Казак Үртәме, Каенсар һәм Әйшияз авыллары бу участокта – һәм авыллар арасы да бик якын түгел. Шуңа карамастан, сайлауларны тиешенчә оештыру нәтиҗәсендә дип фаразлыйк - ерак авыллардан сайлаучыларны алып килеп кире илткәннәр, менә шундый нәтиҗәләр. Ә 79 яшен тутырган беренче сайлаучыга әйләнеп кайтсак, ул сәгать 7.00 тулганчы ук ишек төбенә килеп баскан.

Шунысы кызык, биредә өлкәннәр бик актив. “ Казак Үртәмендә яшәүче 97 яшьлек Әнвәрбикә апа да үзе килер әле”, - дип көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев