Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады

2008 елдан башлап, Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе базасында Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелә. - Быел февраль аенда, бүген - 16 февральдә, мәктәптә конференциянең җиденчесе башланды. Һәм бу галимнең 200 еллык юбилеена багышлап оештырылды. Әлеге конференция Мәгариф министрлыгы планына кертелеп, шул план нигезендә үткәрелә. Ул берничә өлештән...

2008 елдан башлап, Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе базасында Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелә.

- Быел февраль аенда, бүген - 16 февральдә, мәктәптә конференциянең җиденчесе башланды.

Һәм бу галимнең 200 еллык юбилеена багышлап оештырылды. Әлеге конференция Мәгариф министрлыгы планына кертелеп, шул план нигезендә үткәрелә. Ул берничә өлештән торачак. Пленар өлеше Әтнә дәүләт драма театры бинасында уза. Конференция эшендә катнашучылар Әтнә дәүләт драма театры артистлары әзерләгән сценарий буенча Мәрҗанинең балачагы белән танышалар.

Конференциянең дәвамы секцияләргә бүленеп, Комыргуҗа урта мәктәбендә үтәчәк. Килгән кунаклар кайткан галимнәрнең, белгечләрнең чыгышларын тыңлап, дәрес бирү үрнәкләре белән танышачаклар.

Моннан тыш, Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, кунаклар катнашында төрле күңелле чаралар үткәреләчәк. Музейда Ш.Мәрҗанинең тормышы һәм эшчәнлеге турында тирән эчтәлекле экскурсия тыңларга, видеофильмнар, "Ш.Мәрҗани музеенда селфи" дигән темага күргәзмәне карап булачак.

**** *****

Олуг якташыбызның тормышы, киң кырлы эшчәнлеге белән тирәнтен танышуны 1992 нче елларда башлана. Комыргуҗа урта мәктәбе коллективы иң элек галимнәр аша Ш.Мәрҗанинең шәҗәрәсен эзләп таба. Шәҗәрә буенча ул вакытта исән-сау яшәгән оныклары, Мәрҗани мирасын өйрәнүче галимнәр белән элемтәгә керәләр. 1993 елда Мәрҗани оныклары, бер төркем галимнәр Комыргуҗа мәктәбенә кайтып, укытучылар, укучылар, авыл халкы белән очрашалар, Ябынчы авылына барып, Мәрҗанинең туган нигезендә булалар. Беренче очрашу шул рәвешле үтә. Мәктәп коллективы үз чиратында бөек мәгърифәтче, якташыбыз исемен мәңгеләштерү максатыннан, мәктәпкә аның исемен бирү һәм музеен төзү уе белән яна һәм шуны тормышка ашыру өстендә эш башлый.

1995 елның 5 декабрендә ТР Министрлар кабинетының 893 нче карары белән Комыргуҗа мәктәбенә Ш.Мәрҗани исеме бирелә. 1996 елның 5 сентябрендә Ш.Мәрҗани музее өчен махсус 2 бүлмәсе булган яңа мәктәп бинасы файдалануга тапшырыла. Яңа мәктәпкә күчкәч, булачак музейның советы, планы төзелә, Мәрҗанинең туганнары һәм галимнәр белән яңадан яңа элемтәләр эзләп табыла. Тупланган экспонатларның да саны ишәя. Җыйналган бай экспонат-материаллардан музей барлыкка китерүне ТР Берләшкән дәүләт музееның (хәзер ТР Милли музее) бер төркем хезмәткәрләре башкара һәм 2000 елның 2 октябрендә Ш.Мәрҗани музее ачыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев