Әтнә таңы

"Сибгат Хәким дә нәкъ безнең кебек сагына..." - Ул безнең тавыш бирүебезне көтә

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү бара. "Үз якташың өчен тавыш бир! - дип атала ул.

Тавыш бирү өчен http://100.tatarstan.ru/ га сайтына керергә кирәк. 

Райондашлар, әйдәгез бергәләп, якташ шагыйребезне 45 шәхес арасыннан югарыга күтәрик әле. Әлегә  Сибгат Хәкимгә 245 тавыш бирелгән көе.  Заманасында безнең район талантларга да, шагыйрь-язучыларга да байрак булган. Мәртәбәле, зыялы җаннар инде мәңгелектә. Кадерләп тә кала алмадык. Дөресрәге безнең буын кадере җитмәгән бөек затлар болар. Кадерлик!

2016 елда Күлле Киме мәктәбендәге Сибгат Хәким музеена үзбәкләр кайтты. Мин алар белән йөрдем. 

- Музей белән танышырга кемнәр генә кайтмады, тик әле Сибгат абый янына Үзбәкстан кунакларының кайтканы юк иде. Күрсәтәсе, кайтарасы иде Сибгат абыйны бүген, күрсен иде бер...", - дип каршы алган иде  кунакларны Сибгат Хәкимнең авылдашы, шагыйрьнең үзе исәнендә музейга экспонатларны җыя башлаган, оешкач музейның хуҗасы, бүгенге көнгә кадәр аның алыштыргысыз җитәкчесе, 80 яшьлек Луиза апа Шәмсиева. Артык зур булмаган, әмма экспонатларга бай булган музей кунакларның игътибарын шул дәрәҗәдә җәлеп итте, Луиза апа сөйли башлаганчы үзләре карый башладылар, шагыйрь тәрбияләнеп үскән йорт җиһазларын аеруча кызыксындырды, тотып-тотып карадылар.

- Сибгат абый - татар халкының бөек шагыйре, үткен телле публицисты, тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе. Менә шушы Татарстан Республикасының мари белән чиктәш Күлле Киме авылында дөньяга килеп, 7 класс белем ала. Һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылыннан аерылмады. Кимене бик яратты. "Авылда чәчәкләрнең дә теле бар", - дип язды шагыйрь. Безнең гаиләнең дусты иде, гел аралашып тордык. Шагыйрьгә 70 яшь тулган көннәрдә, 1981 елның 26 нчы гыйнварында ачылды музей...- дип, Луиза апа сөйли башлауга, кунакларлар аның тирәсенә җыйналдылар һәм шуннан бер генә минутка дә аның яныннан китмәделәр.

Тын алырга куркып тыңлаганнары хәтеремдә.  Музейда талгын гына, бер дулкында милли аһәң яңгырады, әйтерсең, Сибгат ага үзе кайтып шигырь укый. Үзе исәнендә авылдашлары көтеп алып, шигырь укыта торган булганнар аңа. "Радиоузеллар эшләгән вакыт, халыкны тыңлап, шигырь укый иде ул, халыктан бер дә аерылмады... милләте өчен борчылды, "Европаның сәхнәләренә чыксын иде минем милләтемнең дә балалары, яңгырасын иде татар гармуны", дип тә язды. Чыкты, бөтендөнья сәхнәсенә чыкты татар милләтенең егет-кызлары, менә сез - сәхнә кешеләре, кул сызымы ераклыкта гына аралашабыз. Татар шагыйренең шигырьләрен тыңлыйсыз..." - тагын шигырь. Ташкент радиосында тапшырулар алып баручы, Татарстанда консерватория тәмамлап киткән Раушан Маняпова түзмичә,  Сибгат ага сүзләренә язылган җырны җырлады ул чакта. Ә без ирексездән күз яшьләрен сөртә-сөртә тыңладык. Ул горурлык хисен онытып буламы соң?  Юк. Китә алмый тилмерде  ул чакта делегация Кимедән....

Сибгат Хәким - безнең  Әтнәбезне бәяләүче олы зат. Кемнәр генә язмаган шагыйрь турында. Татарстан Республикасының халык шыгыйре Разил Вәлиев язганны да тыныч кына укып булмый. Йотлыга-йотлыга укыйм:

Үрләрне менгәч, туган ягым,

Рәшәң белән битем юдың  син;

Һәрвакытта бергә уртаклаштың,

Уртаклаштың барын-югын син.

Үрләреңне менгәч, туган ягым, 

Җилфердәде яшел күлмәгем...

Реклама

Ни өчендер башка төштә түгел, 

Үрләреңдә яшем түгәмен...

Карале, сугыш афәтләрен узган, утлар-сулар кичкән  олпат шагыйрь Сибгат Хәким дә үзенең авылын нәкү безнең шикелле ярата,  безнең шикелле сагына икән ләбаса. Дөресрәге, без аның кебек яратабыздыр, сагынабыздыр инде. Туган йортка кайтып, туганнарның җан җылысын , күңел ышыгын тоярга теләгәндәй , без, үзебез дә сизмәстән, аксакал шагыйрьгә тартылабыз, аның янына җыелабыз. Чөнки Казанда безгә әни назы, әтинең күз карашы, әти сүзе җитми. Безнең җаннар әти-әни җылысын сагынган, күңелләр олылар киңәшенә сусаган. Ә Сибгат ага, чынлап та , безне нәкъ әтиләрчә якын күреп каршылый, уңышларыбыз өчен сөенә, яратып кына орыша. Шундый чакларда аның мәңге моңсу күзләрендә  балалчак шаянлыгы уянгандай була, шул чакларда ул, бәлки, үзенең иң кадерле әнисен исенә төшерәдер...

Туган якта, күреним генә үрдән,

Шатлыгыннан арыш ду кубар:

Сөенчегә бүләк өмет итеп, 

Кырлар буйлап йөгерер  дулкыннар.

Алда авыл, әнкәй торган авыл,

Ветпунктны гына үтсеннәр,

Ул дулкыннар безнең  иске зират

Коймасына ятып үксерләр.

Табигый талант, шигъри камиллекнең үрнәге менә шушындый була торгандыр инде.  Әмма ни гаҗәп, Сибгат Хәким шигъриятен аңлау, кабул итү өчен миңа шактый еллар кирәк булды. Тукай дөньясы миңа артык  катлаулы тоелса, С.Хәким шигырьләре, киресенчә, артык гади сыман күренә иде. Еллар узган саен, бу шагыйрьләр әкренләп рухыма якыная барды. Һәм бүгенге көндә инде Тукай белән Сибгат Хәким иҗаты тулысынча күңелемнең түренә кереп оялады. Әлеге ике мәшһүр шагыйрҗ иҗатындагы уртаклык уй-фикерләргә тап булган саен, мин Сибгат Хәкимнең Тукай мәктәбен тулысынча узган  иң талантлы шәкерт булуын аңлый бардым...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: