Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Сәхнәдәш" театры коллективы зур җиңүләр яулый

"Сәхнәдәш" балалар сәнгать мәктәбенең театр коллективы «Урмандагы тамаша» спектакле белән "Идел буе театры" фестиваленең округ этабына узды. һәм җиңүче булды.

Балалар сәнгать мәктәбене театр коллективы «Урмандагы тамаша» спектакле белән  ("Идел буе театры" ("Театральное Приволжье") фестиваленең округ этабына узып, беренче урынга лаек булды.

«Идел буе театры» округ фестивале — Идел буе федераль округының мәдәни даирәсен киңәйтү, гуманистик һәм патриотик кыйммәтләрне формалаштыру, яшьләр театр сәнгатен үстерү, яңа стимуллар булдыру һәм дә яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү максатын үз эченә алган иҗтимагый проект.

Беренче тапкыр фестиваль 2019 елда оештырылды.
Фестивальнең финалы 2022 елның мартында узачак. Җиңүчеләр округ регионнарының эксперт жюрилары тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Финалга чыккан иҗат коллективлары истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль кую өчен максатчан грантлар алачак: беренче урын өчен — 200 мең сум, икенче урын өчен — 150 мең сум, өченче урын өчен — 100 мең сум.
Татарстанлылар Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия һәм Чуваш республикалары, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Ульяновск, Оренбург, Самара, Пенза һәм Сарытау өлкәләренең иң яхшы театр спектакльләрен карый ала. Региональ этапларда җиңүче спектакльләрнең видеоверсияләре проект сайтында тәкъдим ителә http://театральноеприволжье.рф к

"Сәхнәдәш" балалар театр коллективы 2010 елда оешты. Укучылар саны 40 укучы тәшкил итә. Коллектив бик күп конкурсларда катнашып, мактаулы урыннар яулады.
- Шәүкәт Еиктимиров исемендәге "Әлмәндәр варислары» Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-конкурсы "драма театры" номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат, 2016 ел.;
- «Татарстан» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты республика конкурс-фестивале " - 1 дәрәҗә лауреат, 2016 ел.;
- «Йолдызлар энергиясе» халыкара күпжанрлы фестиваль-2019 елның - 1 нче дәрәҗә лауреаты.;
- «Взлет» халыкара башкарма, театр һәм хореография сәнгате фестивале -1 дәрәҗә лауреат, 2019 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев