Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең 17 нче төбәкара спартакиадасы башланды

 Әле генә "Ашыт" спорткомплексында "Сәламәтлек -2019" исеме астында узучы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең 17 нче төбәкара спартакиадасы башланды.

Бәйгедә Әтнә,  Арча, Балтач, Кукмара, Саба  район үзәк больницаларының сәламәтлек саклау хезмәткәрләре - барысы  200 гә якын кеше катнаша.

Тантана "Алчәчәк" бию төркеменең биюе һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмовның чыгышы белән башланып китте. Коллегаларын районыбыз үзәк больницасының баш табибы Элдар Яруллин да сәламләп, уңышлар теләде. 

Бәйгенең мәдәни өлешен  район  мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов белән район мәдәният йортының әйдәп баручы белгече Әлфинә Мөхәммәтҗанова алып бара. 

Спартакиадада катнашучылар 6 спорт төре - җиңел эстафета, бадминтон, волейбол, шахмат, өстәл теннисы, канат тарту буенча көч сынашачак. Баш судья: Ирек Мөхәммәтшин.

Моның кадәр табиб, шәфкать туташларын спорт киеменнән күрү сәер дә, шул ук вакытта куандыра да. Сәламәт яшәү рәвешен нәкъ менә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре алып баруы үрнәк тә булып тора. 

Барысына да уңышлар телибез. Үзебезнең  район үзәк больницасы командасына көч өстәп торыйк. Үзебезнекеләр бит!..

Фәридә Филатова фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев