Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме!

Бүген районыбыз мәктәпләрендә - "Соңгы кыңгырау" бәйрәме. Көтеп алына торган, күзьләрне яшьләргә чылата торган һәм гомер буе онытылмый торган көн бүген.

Олы Әтнә мәктәбе коллективы өчен дә шулай бу. 11 укучысын олы тормыш юлына озата мәктәп.  Тынгысыз иртә, чәчәкләр "диңгезе", укучылар, әти-әниләр, дулкынланулар... һәм саубуллашу.  Күз яшьләре, шатлыклы да, ямансу да бәйрәм бу! 

Бәйрәм фотоларын тәкъдим итәбез. Бәхетле киләчәк насыйп булсын һәркемгә. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, тормышта үз урыннарын табарга язсын укучыларга.

Ак алъяпкычлар, ак күлмәкләрегезнең аклыгы гомергә юлдаш булсын! Ак юллар сезгә!

Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев