Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр, "Социаль пакет"тан баш тартканчы иң элек уйлау кирәк!

Районыбызда хезмәткә яраксыз дип табылганнарның бер өлеше генә рецепт нигезендә бушка дару алучылар исемлегендә. Күпләр акча алуны кулай күрәләр. "Акча кызыктыра билгеле, ярый да сау-сәламәт булып торсаң, көтмәгәндә килгән авыру аяктан еккан очракта, пакет булмаса, без бик тырышсак та миллионнар белән исәпләнгән даруларны алып бирә алмыйбыз",- диләр табиблар. Ә пакет...

Районыбызда хезмәткә яраксыз дип табылганнарның бер өлеше генә рецепт нигезендә бушка дару алучылар исемлегендә. Күпләр акча алуны кулай күрәләр.

"Акча кызыктыра билгеле, ярый да сау-сәламәт булып торсаң, көтмәгәндә килгән авыру аяктан еккан очракта, пакет булмаса, без бик тырышсак та миллионнар белән исәпләнгән даруларны алып бирә алмыйбыз",- диләр табиблар. Ә пакет булган очракта бу эшне эшлэп буласын без күптән язабыз.

«Социаль пакет» бушка дару алу белән генә чикләнми, авыру билгеләре буенча билгеләнгән ял йортларына бушка юллама алу, шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөрү хокукы да монда кергән. Табиблар "Социаль пакет"тан баш тартканчы ныклап уйларга кинәш итә, чөнки кешегә инвалидлык авыртуы буенча бирелә, ә авыру кеше дарусыз тора алмый.

Социаль пакет турында аңлатма биргәндә тагын бер мөһим мәсьәлә - даруларның сыйфаты турында әйтергә кирәк. Ташламалы даруларны алу федераль дәрәҗәдә куелган. Анда ялган дарулар эләгү мөмкинлеге бөтенләй диярлек юк. Кызганычка каршы, моны күпләр белеп тә бетерми. Ныклап уйласагыз икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев