Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олы Мәңгәрдә яңа торак комплексы төзелә

"Мәңгәр" хуҗалыгының Олы Мәңгәр фермасында төзелүче яңа комплекс турында язган идек инде.

Бүгенге көнгә торакларның берсе әзер, әлегә анда таналар урнаштырганнар.
- Таналар рәхәткә иреште. Монда иркен дә, уңайлырак та, - ди терлекче Фәнис Әхмәтшин.
Киләчәктә монда савым сыерлары тупланачак. Янәшәдә тагын бер шундый ук зур торак, ә ике арага савым залы төзергә уйлыйлар. Мөндешнең "ИП Төхфәтуллин" бригадасы егетләре эштән туктап тормыйлар. Ул вакытта "Мәңгәр" саткан сөт күләменә сокланып, тел шартлатырбыз әле! Хәер, бүгенгесе дә начар түгел.
12 март мәгълүматларына караганда, "Мәңгәр"дә бер баш сыердан уртача 22,61 килограмм сөт савалар, зачет исәбеннән барысы12727 килограмм саталар. Иң зур күрсәткечләрнең берсе бу! Районда бер баш сыердан уртача - 18,90, ә республикада 12,6 килограмм сөт савалар. "Мәңгәр"дә боларга ничек ирешәләр? Олы Мәңгәр фермасы мөдире Илфир Муллахмәтов:
- Примексларга нык игътибар итәбез. Терлекләрне "жмых", патокадан өзгән юк. Тулысынча балансланган бер типтагы азык бирәбез. Люцернаны ваклатып, сенажга кушып бирәбез, - дип аңлатты.
Савымчылар тырыш. Аеруча Рәсилә Муллагалиева, Әлфия Гарипова, Сафура Сәләхетдинова, Әлфия һәм Зөлфия Кәримоваларның күрсәткечләре сокландыра. Мәкалә савымга багышланса да, яшь бозаулар тәрбияләп, яхшы үсеш алучы Миләүшә һәм Гөлфинә Сабирова, Филсинә Нәзированы телгә алмыйча калдыра алмыйм. Ике айга кадәрге бозаулар тәрбияләү гаять зур тырышлык таләп итә. Ә буаз терлеккә аерым игътибар. "СПАСС" та, солы да пешереп бирәләр.

Терлекче Фәнис Әхмәтшин яңа төзелүче торак фонында. Хәйдәр ГАРИПОВ фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хуҗалык