“Таң”ның өлеше зур
Күмәк хуҗалыкның узган елгы табышы 393 миллион сум тәшкил итте. Ә колхозчының уртача хезмәт хакы 29739 сумга җитте.
2019 елгы эшчәнлек буенча узган хисап-сайлау җыелышында “Таң” җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин әнә шундый саннар китерде.
Мәкаләне акча кереме турында әйтеп башлау дөресрәк булыр. Ни генә димәсеннәр, төп күрсәткечләрнең берсе ул. Акча кереме биредә, бер елда 30 процентка үскән. Нәтиҗәдә күмәк хуҗалыкның чиста табышы шактый арткан: 2018 елны 75 миллион сум булса, узган елны 129 миллион сум булган. Акча керемен искә алып, аның күп өлеше, ягъни, 321 миллион сумының сөт сатудан керүен ассызыклыйк. Сүз дә юк, терлекчелеккә, сөтчелеккә игътибар зур биредә. Хәер, безнең бөтен районда шулай. “Таң”да барлык керемнең 82 проценты – сөттән керә. Биредә бер сыердан савып алган еллык сөт күләме 11588 килограммга җиткән.
Заманы шундый: бер тиен тыкмыйча, ике тиен алып булмый. Күмәк хуҗалыкның терлекчелектәге уңышлары санап бетергесез: төзелеш арты төзелеш бара монда. Савым заллы яңа торакларны республика җитәкчеләре дә килеп, карап киттеләр. Боларны кабат язу урынлы булмас, бу хакта вакытында хәбәр итеп бардык.
Былтыр монда терлек азыгын көйләп, тиешенчә рацион белән бирү өлкәсендә тагын бер адым ясалды – “ДТМ” программасы гамәлгә керде. Хәзер 9 траншеялары булуны да горурланып сөйләделәр биредә, өчесе узган елны төзелде. “Таң”ның тагын күркәм күрсәткече бозау алу белән бәйле. Дөрес, күмәк хуҗалык җитәкчесе дә, баш зоотехник Реваль Гәрәев тә бу саннарны тагын да арттырырга кирәк һәм мөмкин дип ассызыкладылар. Эш шунда, узган елны биредә 2050 бозау алганнар. Алдагы ел белән чагыштырсак, шактый күп. 2018 елны 1630 бозау алганнар иде. Аңлашыладыр, сыер сөтне без эчсен дип түгел, бозауга дип бирә. “Бозау алу буенча гына да түгел, башка кимчелекләребез дә бар”, – дип билгеләделәр чыгыш ясаучылар. Әйтик, терлекнең тәүлеклек үсеше канәгатьләнерлек түгел дип саныйлар. “800-900 грамм түгел, 1 килограммнан артык үсеш алу кирәк”, – дигән фикердә алар.
Бәхәссез, прогресс ачык чагылсын өчен күп итеп керем алу һәм күп күләмдә икътисади яктан отышлы чыгымнар да булу кирәк. Биредә нәкъ шулай. Югарыда телгә алган траншея чокырларыннан тыш, терлек азыгы сатып алуга тотылган зур сумманы, узган елгыдан 30 процентка күбрәк итеп сатып алган ветеринария препаратлары, техника паркының 23 миллион 137 мең сумга яңартылуын әйтү урынлы булыр. Соңгысы белән баш инженер Радик Шакиров таныштырды. “Тукано” комбайны да, миксер һәм трактор да алганнар. Терлекчелек белән тыгыз бәйләнгән бер тармак бар, ул – игенчелек. “Беренче чиратта, туфракны сыйфатлы итеп сөрдек”, – дип горурланып сөйләде баш агроном Шакирҗан Халиков. Район күләмендә әллә ни югары булмаса да, бөртеклеләр һәм бөртеккә суккан кукуруз уңышы белән бергә исәпләгәндә, гомуми уңыш та начар түгел.
Җыелышта катанашкан район башлыгы Габделәхәт Хәкимов та “Таң”нарның хезмәтен югары бәяләде. Аерым алганда, игенчелектә дә, терлекчелектә дә районыбызның республикада алдынгы булуын, авыл хуҗалыгындагы хезмәт хакының бездә иң югарысы булуын ассызыклады. Ә “Таң” күмәк хуҗалыгы авангардта бара. Димәк, район уңышларында “Таң”нарның да өлеше зур. “Хезмәтегезгә рәхмәт”, – дип билгеләде район башлыгы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 август 2022 - 08:07Яшьлегемдә кала алмадым Шигърият Кышкы кичтә тәрәзәгә багам: Уйлар илтә әллә кайларга.6200
-
13 август 2022 - 20:00Әтнәдә юл һәлакәте булган Бүген 15:40 Әтнә белән Бәрәскә юлында авария булган.12700
-
13 август 2022 - 16:01Әткәй кулларының җылысы Исләремә төшә гамьсез чагым: Офыкларда кояш сүрелгәч, Әй йөгерә идем, каршыларга Чат башында әткәй күренгәч.12100
-
13 август 2022 - 15:53Туган нигез туфрагы Туган нигез туфрагы ның тарту көчен, чит җирләрдә олыгайгач кына беләсең ахрысы.11800
-
13 август 2022 - 12:47Сатып алганда брак күлмәк эләксә, аны кибеткә кире кайтарып буламы? – Без хатын-кызлар бигрәктә, матур күлмәкләр күрсәк, аның яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйбыз. Сатып алынган күлмәктә җи алынган күлмәктә җи теш сезлеклр ачыкланган очракта ниш ләргә?12000
-
13 август 2022 - 10:45Хатынына урындык ыргытып, башын тишкән Ир белән хатын – куш тирәк: төбе бер дә тамыры бер. Татар халкында ир белән хатын турында нинди генә мәкальләр юк. Ир белән хатын арасына кермә, дип тә әйтәләр әле безнең халыкта. Тик чынбарлык башкачарак шул.17200
-
13 август 2022 - 07:42Бер атнада 30 очрак августтан 7 августка кадәр аралыкта район юлларында машина йөртүчеләр тарафыннан 30 юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.13600
-
12 август 2022 - 15:1314 яшьлек хоккейчы СКА күнегүләрдән соң вафат булган - алка йөрәк өлкәсенә эләккән Табиблар коткару өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр., - дип яза KAZANFIRST.17700
-
12 август 2022 - 14:107 айда - 341 арест Россия административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсе, I өлеше нигезендә, административ законда каралганча административ штрафны тиешле срогында түләмәү, аны икеләтә күләмдә түләүгә яки 15 тәүлеккә кадәр административ арестка. яисә, 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләр башкаруга китерә.16800
-
12 август 2022 - 12:30АО «Транснефть – Прикамье» завершило подключение участков нефтепроводов после реконструкции в Пермском крае АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение двух реконструированных участков магистральных нефтепроводов (МН) Холмогоры – Клин и Сургут – Полоцк, проходящих через автодорогу Пермь – Екатеринбург в Пермском крае.10900
-
12 август 2022 - 08:03Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» ИС АПК РТ «Агрополия» – единая цифровая экосистема, собирающая данные с хозяйств, районов, информационных систем регионального и федерального уровней.13600
-
11 август 2022 - 17:14Татарстанда ковидтан авыручылар саны өч атнадан артыр дип көтелә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны Россия башкаласындагы күрсәткечләргә бәйле рәвештә артачак. Бу хакта Төбәк белән идарә итү үзәгенең туры эфирында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.13600
-
8 август 2022 - 10:11Ислам Шакиров, Иске Өҗем авылы
-
29 июль 2022 - 08:31Олы Әтнәдә чүп контейнерлары урнаштыралар
-
12 август 2022 - 08:03Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» ИС АПК РТ «Агрополия» – единая цифровая экосистема, собирающая данные с хозяйств, районов, информационных систем регионального и федерального уровней.13600
-
10 август 2022 - 08:19Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган, барлык мәйданның 16 проценты суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.17000
-
12 август 2022 - 12:40Балаларга сумкалар өләштеләрАй дәвамында барган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә нәтиҗәләр ясалды.48200
-
5 август 2022 - 10:05Мөгезле эре терлек тиреләре алабыз, эч майлары да җыябыз Телефон 89534083730,8962559293432200
-
12 август 2022 - 12:40Балаларга сумкалар өләштеләр Ай дәвамында барган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә нәтиҗәләр ясалды.48200
-
11 август 2022 - 11:21Әтнәдә тагын бер исерек йөртүчегә суд булды Алкоголь эчемлек кулланган хәлдә транспорт руленә менеп кунаклаучылар кимеми.24101
-
12 август 2022 - 15:1314 яшьлек хоккейчы СКА күнегүләрдән соң вафат булган - алка йөрәк өлкәсенә эләккән Табиблар коткару өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр., - дип яза KAZANFIRST.17700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика