Ташчишмәдә медицина пункты ачылды
Районыбызда республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында дүртенче фельдшер- акушерлык пункты ачылды. Алдагылары Ары, Югары Сәрдә, Иске Мәңгәр авылларында ачылган иде. Нәкъ тә шундый модуль-блок тибындагы чәршәмбе көнне ачылгансәламәтлек саклау йортына авыл халкы белән бергәләп мин дә куанып кайттым. Сәламәтлек саклау министрлыгының капитал төзелеш идарәсе башлыгы Фәнис Әфкать улы Исхаков та:...
Районыбызда республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында дүртенче фельдшер- акушерлык пункты ачылды. Алдагылары Ары, Югары Сәрдә, Иске Мәңгәр авылларында ачылган иде. Нәкъ тә шундый модуль-блок тибындагы чәршәмбе көнне ачылгансәламәтлек саклау йортына авыл халкы белән бергәләп мин дә куанып кайттым. Сәламәтлек саклау министрлыгының капитал төзелеш идарәсе башлыгы Фәнис Әфкать улы Исхаков та: "Кешеләре күп, җитештерүчәнлек югары, фельдшеры үз эшенең остасы, кара син бу вакыйганы бәйрәм иткән халыкка, җыйнаулашып килгәннәр, керү юлына келәмгә кадәр җәйгәннәр, ничек боларга яңа бина төземисең",- дип башлады сүзен. - Рәхмәт президентыбызга, сәламәтлек саклауның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген, авыл җирләрендәге медпунктларны яңартырга кирәклекне аңлады. Республика күләмендә 1790 ФАП бар, алар арасында яңалары да, төзекләндерерү сораганнары да, яңага мохтаҗ булганнары да бар. Биш еллык программа бу, елына 75 пункт ачыла, заманалар үзгәрмичә, финанс белэн тәэмин итеп торсалар, Әтнә районының да тагын берничә авылы ФАПлы булачак әле". Берүк шулай булсын, кирәкле гамәл. Яңа бинаны ачарга килгән Фәрит хәзрәт тә, авыл халкының рәхмәтен җиткергән башлангыч мәктәп укытучысы Сәвия Гайнетдинова да әлеге бинаның ни дәрәҗәдә кирәклегенә басым ясадылар: - Башка авылларда ачылган биналар турында ишетеп, кызыгып йөри идек, үзебездә төзелә башлагач ышанмадык, менә бүген сөенечебезнең чиге юк. Фельдшерыбыз Гөлназ Әхмәтханова исән-сау булып эшләп торсын, ни булса да аңа йөгерәбез, кулыннан килгән кадәр ярдәмен күрсәтә, булдыра алмаса, район больницасына алып китә. Игелекле бина булсын, сезгә дә, район, республика җитәкчеләренә дә рәхмәт,- дип, үзләренең теләкләрен, фикерләрен җиткерделәр. Дога белән башланган эш саваплы. Әлеге бинаны ачар алдыннан Фәрит хәзрәт тә ислам диненең шартларына туры китереп, тиешле догаларны укыды. Баш табиб Азат Гарипов, авыл җирлеге башлыгы Азат Вәлиевнең чыгышыннан соң, хәзрәт белән бу авылда 22 ел фельдшер вазыйфасын башкаручы Гөлназ Әхмәтханова лентаны кисеп, килгән кунакларны, авыл халкын эчкә үткәрделәр. Зур, якты, уңайлы, берничә бүлмәле. -Бар да бар, хәтта "туалеты", җылы суына кадәр бар,- дип куандылар. -Суыкта эшләп бозылмадыгыз, инде менә җылыда эшләп карагыз. Үзең әни дә бул, үзең әби дә бул...- дип, гинекология әбүлмәсенә ишарәләде баш табиб. Исән-сау эшләргә язсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 21:253 мартка һава торышы һәм ай календаре 3 мартка һава торышы һәм ай календаре.3700
-
2 март 2021 - 20:17Ни өчен кер юа торган машинага целлофан пакет салалар? Кер машинасындагы чәчләр, тузан, йон магнитланган кебек пакетка ябышып кала.7300
-
2 март 2021 - 19:13Татарстанда 83 меңләп кешегә Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясалды Препаратның икенче компоненты белән 20 меңнән артык пациент прививка ясатты.3100
-
2 март 2021 - 18:07Салават Фәтхетдинов иҗтимагый башлангычта мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнде ТР Мәдәният министры Ирада Әюпованың дүрт киңәшчесе барлыкка килгән.4100
-
2 март 2021 - 17:02"Укы һәм кайтар!" 3 - 15 мартка кадәр Әтнә үзәк китапханәсендә "УКЫ ҺӘМ КАЙТАР! " акциясе игълан ителә.4400
-
2 март 2021 - 16:40Танылган мәдәният хезмәткәре бүген котлаулар кабул итә Бүген Ары авылы аксакалы, мөхтәрәм кешесе, үзенең 50 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Татарстанның һәм Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәтҗанов Гәрәфетдин Сәләхетдин улының туган көне.14400
-
2 март 2021 - 15:02Татарстанда тагын 53 кеше коронавирус йоктырган 32 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана.4100
-
2 март 2021 - 13:55Татарстан Республикасында хәбәр итү системасын тикшерү уздырылачак 3 и 4 марта в Республике Татарстан пройдет проверка системы оповещения населения.5100
-
2 март 2021 - 13:15Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте4300
-
2 март 2021 - 12:06Ана капиталыннан айлык түләү алу өчен кабат гариза кирәк була Коронавируска бәйле рәвештә, узган бер елда барлык түләүләр әти-әниләрдән һәм гаиләнең керемнәрен раслаудан башка автомат рәвештә озайтылган иде.5800
-
2 март 2021 - 11:03Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков татарстанлыларның рәсми җәмгыятьләренең социаль челтәрләрдәге онлайн-трансляциясендәге сорауларына җавап бирәчәк 2 мартта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән "Татарстан – Онлайн" программасының турыдан-туры эфиры булачаr/4700
-
2 март 2021 - 09:55Ирина Шейк: татарская бабушка-ветеран, «вечная невеста» КриРо и недвижимость на Манхэттене Бабушка, с которой можно и в разведку8100
-
2 март 2021 - 09:10Иптәшләрчә хоккей ярышы Әтнә районы һәм Мари-Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды.9400
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:5000
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.22200
-
2 март 2021 - 16:00"Әтнә таңы" ташламалар ясый8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Әтнә таңы" ташламалар ясый.8200
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.66200
-
1 март 2021 - 13:07Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче 28 февраль көнне Арча шәһәре ипподромында "Запорожец" автомобильләрендә, әфганчы-сугышчыларның "Сугышчан туганлык" район җәмәгать оешмасы призына ярышлар булып узды.22401
-
28 февраль 2021 - 11:15Әтнәдә намаз уку бәйгесе Әлеге минутларда Олы Әтнә мәчетендә намаз уку бәйгесе уза.21100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика