Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ташламалы бәя- 555 сум 72 тиен! - "Әтнә таңы"

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезгә сөенечле хәбәр җиткерергә ашыгабыз. «ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте агымдагы елның 1 декабреннән 11 декабренә кадәр газетага шәхси язылучылар өчен генә - "Вакытлы матбугатка язылу ункөнлеге" игълан итә.

Ункөнлек" традициягә кереп бара, быел гына да икенче тапкыр уздырыла. Күп кенә укучыларыбыз "Газетага ташламалы вакытта языла алмый калдык", - дип борчылган иде. Ни дисәң дә, газетага язылучыга бу чорда ташлама каралган. Ә инде иң арзаннарның берсе саналган "Әтнә таңы" ташлама исәбенә шактый ук кулай газетага әйләнә. Беренчедән, "Әтнә таңы" - барлык матбугат чаралары арасында иң арзаны. Бүгенге көндә бу да бик мөһим фактор. Аеруча газетабызны үз итеп һәрдаим язылып барган, шул ук вакытта һәр тиенен исәпләп тоткан ялгыз әби-апаларыбыз өчен бик кирәк мондый ташлама. Икенчедән, "Әтнә таңы"на язылучы берьюлы ике куян койрыгы тота. Алай булмый ул дисәләр дә, нәкъ шулай, җәмәгать. Бары бездә генә район яңалыклары белән таныша аласыз. Кызыксынып санап чыгыгыз әле, газетаның һәр санында 20ләп хәбәр була. Моннан тыш, туган көннәр, рәхмәт сүзләре, вафат булучылар турында да газетадан укып белә аласыз. Өстәвенә газета эчендә "Атна вакыйгалары" урын ала - монысы республика, дөнья яңалыклары. Әйтегез әле, кайсы газетада боларның барысын бергә күргәнегез бар? Шуңа күрә иң отышлысы - "Әтнә таңы"на язылу.

Ә ташламалы бәясе - 555 сум 72 тиен. Файдаланып калырга ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев