Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ташламасы да бар, җәзасы да... – “Әтнә таңы”

Ташламасы да бар, җәзасы да... Якшәмбе, 20 ноябрь көнне, районыбызның авыл җирлекләрендә, шул исәптән Олы Әтнә авылының ике оешмасы бинасында : Олы Әтнә мәктәбендә һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында референдум узачак, авыл халкы үзара салым акчасын җыюга мөнәсәбәтен белдерәчәк. Республика газетасында басылган әлеге язма да шул хакта. "Бездә генәме бу?"...

Ташламасы да бар, җәзасы да...

Якшәмбе, 20 ноябрь көнне, районыбызның авыл җирлекләрендә, шул исәптән Олы Әтнә авылының ике оешмасы бинасында : Олы Әтнә мәктәбендә һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында референдум узачак, авыл халкы үзара салым акчасын җыюга мөнәсәбәтен белдерәчәк. Республика газетасында басылган әлеге язма да шул хакта. "Бездә генәме бу?" дип уйлаучылар булса, укып чыгыгыз бер. Аңлаешлы язылган.

Бирергәме, бирмәскәме?

Бу атна ахырында 42 районда халык үзара салымга мөнәсәбәтен белдерәчәк. 20 ноябрьдә республиканың күпчелек авылларында шул уңайдан референдум уздыралар. Үзара салым тәҗрибәсе Россиянең 38 төбәгендә эшли. Программага кушылучылар саны ел саен арта бара. Һәр җирлек аны үзенчә камилләштерә. Үзара салым программасы кертелгәннән соң күпләр аңлап бетермәде. Халык, акча турында сүз чыккач, шикләнеп карый. Сүз дә юк, очын очка ялгап барган авыл кешесенең белмәгән-күрмәгән әйбер өчен акча бирәсе килми. Шуңа күрә муниципаль берәмлекләр советы авыл җирлекләренә зур сумма белән уйнамаска киңәш итте. Республикада дүрт ел эшли торган әлеге программада андыйлар да булды.

Татарстанда халык җыйган бер сум акчага дәүләттән дүрт сум өстәлеп тә кайткач, авылларда шактый эшләр башкару мөмкинлеге туды. Муниципаль берәмлекләр советыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2015 елда гына да республикада үзара салымнан кергән акча 122,3 миллион сум тәшкил иткән. Бу - Россия буенча җыелган 156 миллион сумның 78 проценты дигән сүз. 2016 елның 9 аенда Татарстанның 796 муниципаль берәмлегендә референдум уздырып, шәһәр һәм авыл җирлекләренең 87 проценттан артыгы үзара салым программасында катнашырга теләк белдерә. Халыктан 171 миллион сумнан артык акча җыела. 2013-2016 еллар барышында татарстанлылар үз җирлекләрен яңартуга барлыгы 377,8 миллион сум акча кертте, республикадан 1,4 миллиард сум өстәлде. Бу акча нигездә юлларны төзекләндерүгә, зиратларны карауга, авылларны су белән тәэмин итүгә тотылды.

Болардан тыш, авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгы чараларына, көнкүреш калдыклары полигоннарын карауга, елгалар, чишмәләр һәм күлләрне чистартуга, һәйкәлләр яңартуга һәм башка эшләргә юнәлдерелде. Авылларда салымны күбесенчә 150-300 сум җыялар. Шул ук вакытта меңәр сум бирүче җирлекләр дә бар. Спас районының Иске Рәҗәп авылы җирлегендә шулай эшлиләр. Нәтиҗәдә 2 ел эчендә генә халыктан 1 миллионнан артык акча тупланган. Республика субсидиясен кушкач, бу сумма биш тапкыр арта. Әлеге җирлектә үзара салым акчасына авыл радиосы эшләп килә, җәяүлеләр өчен 9 күпер салынган, зират коймалары яңартылган, авыл юллары төзекләндерелгән, урам утлары яңартылган. Әмма... Референдум ел башында гына уздырылгач, республика акчаларының күпчелеге көзге айларда гына күчте. Нәтиҗәдә, ниятләнгән эшләр алдагы елга калды. Халыкта исә бу хәл ризасызлык тудырды. Әлеге уңайдан муниципаль берәмлекләр советында да сөйләштеләр. Татарстан Хөкүмәте, муниципаль берәмлекләр башлыкларының тәкъдимнәрен искә алып, акча бүлеп бирү тәртибенә үзгәрешләр кертте. Хәзер референдумны финанс елы башланганчы (1 гыйнварга кадәр) үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде. Шулай итеп республика бюджеты үзара салым субсидияләрен җирлекләргә елның беренче кварталында күчерә алачак. Әлеге акчаны алырга республиканың 43 районыннан 868 муниципаль берәмлек теләк белдергән инде. Бу - аларның 95 проценты дигән сүз. Күп кенә җирлекләр киләсе ел өчен референдумны быел 20 ноябрьдә үткәрергә уйлыйлар. Ә Яңа Чишмә районы халкы үзара салымга булган мөнәсәбәтен 11 декабрьдә белдерәчәк. Әмма һәр җирдә дә референдум шома гына узмый. Кайбер җирлекләрдә сүлпәнлек сизелә. Быел Бөгелмә районының Кече Бөгелмә, Биектау районының Усад һәм Дачное, Тукай районының Кече Шилнә авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтмәгән. Референдум уңышлы үткән җирлекләрдә дә акча туплауда берникадәр проблема бар. Халыктан үзара салым акчасы җыю планы узган ел 80 процентка гына үтәлде. - Мондый очракларны булдырмас өчен нәрсә эшләргәме? Халык арасында аңлату эшләре алып барырга, тупланган акчаны урындагы җәмәгатьчелек белән киңәшеп сарыф итәргә, файдаланылган һәр тиен өчен җавап тота белергә кирәк. Моннан тыш халык күтәрә алган сумманы гына җыярга, - ди муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров. Ютазы районының Бәйрәкә Тамак авылында яшәүче Лилия Хәбибуллина белдергәнчә, алар салым акчасын 150 сумнан җыялар. "Биргән акчабыз авыл өчен тотылгач, башкарган эшләре дә күренгәч, ник бирмәскә. Күтәрә алмаслык сумма түгел бит", - ди ул.

Инде кешенең хәле авыр икән, кайберәүләр өчен салым түләүдә ташламалар да кертеп була. Бу хакта карарны җирлек үзе кабул итә икән. 1 һәм 2 төркем инвалидлар; Бөек Ватан сугышы һәм сугыш ветераннары; Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләрендә ирләрен югалтучылар; тыл хезмәтчәннәре; аз керемле һәм күп балалы гаиләләр; көндезге бүлек студентлары; армия сафларында хезмәт итүче солдатларга ташлама ясарга мөмкиннәр. Әмма ташламалы кешеләр саны халыкның 30 процентыннан артмаска тиеш икән. Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстанда үзара салым түләүне кертүдән баш тарткан кешеләргә административ чаралар куллану мөмкинлеге дә карала. Россиянең кайбер төбәкләрендә (шул исәптән: Ингушетия, Коми, Мари Иле, Хакасия республикаларында, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Псков, Сахалин, Тверь, Орел, Чиләбе өлкәләрендә һәм Красноярск краенда) референдум карарларын үтәмәүчеләрне акчалата җәзаларга тарта башлаганнар.

("Ватаным Татарстан", /№ 171, 18.11.2016/)

http://vatantat.ru/index.php?pg=2583

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев