Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады

Хезмәт иясенә олы хөрмәт, бурыч һәм җаваплылык хисе – безгә ата-бабадан мирас булып калган рухи кыйммәтләр, диелә котлауда.

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады.

 Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Яз һәм хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Татарстан Республикасы талантлы, хезмәт сөючән кешеләре белән дан тота. Татар халкында "Кеше хезмәте – дөнья асылы" дигән мәкаль бар. Яраткан һәм файдалы, матди иминлекне тәэмин итә, рухи канәгатьләнү китерә һәм тормышта үз урыныңны табарга ярдәм итә торган эш белән шөгыльләнү – үзе зур бәхет. Хезмәт иясенә олы хөрмәт, бурыч һәм җаваплылык хисе – безгә ата-бабадан мирас булып калган рухи кыйммәтләр. Без аларны саклап калырга һәм, һичшиксез, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырырга тиешбез. Туган илебезнең киләчәге хакына намуслы хезмәт – уртак өметләрнең, мул тормышның һәм тынычлыкның нигезе. Хезмәт төрле буын һәм милләт вәкилләрен, төрле сәяси һәм дини карашлы кешеләрне берләштерә. Безнең уртак бурычыбыз – күпмилләтле илебез мәнфәгатьләрендә эшли белүче һәм эшләргә теләүче лаеклы яшьләр тәрбияләү.

Татарстан Россия Федерациясенең югары инвестицион куәтле төбәкләре арасына керә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы күрсәткечләре, IT-сектор үсеше, торак төзелешенең мөһим күрсәткечләре буенча алдынгы урынны били. Безнең горурланырлыгыбыз бар. Ирешкән уңышларыбыз йөз меңләгән татарстанлының – эшчеләрнең, төзүчеләрнең, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең, табибларның, мөгаллимнәрнең, инженерларның һәм башка һөнәр ияләренең көндәлек киеренке хезмәт нәтиҗәсе. Тиздән республикабыз башкаласы WorldSkillsKazan2019 һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатында катнашучыларны каршы алачак. Россиядә бу беренче тапкыр үткәрелә. Әлеге ярышлар социаль-икътисади үзгәрешләрнең мөһим чагылышы буларак һөнәри белем бирүне алга җибәрүдә яңа этәргеч булыр һәм Россия милли җыелма командасы үз осталыгын күрсәтер, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешер дип уйлыйм. Моңа минем шигем юк.

Кадерле дуслар! Хезмәт кешесенә ихтирамлы, илебезнең киләчәге өчен бурычлы һәм җаваплы булу кебек сыйфатлар безнең балаларыбызга һәм оныкларыбызга күчеп, сакланырга тиешле рухи кыйммәтләребез. Максатыбыз – күпмилләтле Ватаныбыз хакына һәм халкыбыз мәнфәгатьләрендә эшләргә теләүче лаеклы яшьләр тәрбияләү, барган юлдан тайпылмыйча, алга таба да шушы юнәлешне дәвам итү. Бары тик уртак тырышлык белән генә без тотрыклылыкка һәм байлыкка, милләтара татулыкка һәм тынычлыкка ирешербез.

Кадерле дуслар! Илебезнең күп төрле тармакларында уңышлы эшләгән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Рәхмәтнең иң зурысы – илебезнең икътисади нигезен корган хөрмәтле ветераннарыбызга.

Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык һәм күңел күтәренкелеге телим. Бәйрәм белән!

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/01/185456/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев