Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат көне белән котлый

«Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм полиграфия хезмәтчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бүген республиканың бай иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормышын, спорт дөньясын мәгълүмати хәбәрдарлыктан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Татарстанлылар массакүләм коммуникация чаралары вәкилләрен ихтирам итә. Сез һәрвакыт вакыйгаларның үзәгендә...
«Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм полиграфия хезмәтчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бүген республиканың бай иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормышын, спорт дөньясын мәгълүмати хәбәрдарлыктан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Татарстанлылар массакүләм коммуникация чаралары вәкилләрен ихтирам итә. Сез һәрвакыт вакыйгаларның үзәгендә торасыз. Сезнең һөнәр һәркөн зур осталык һәм компетентлык, объективлык, фактларны тапшыруда дөреслек, зур җаваплылык, батырлык һәм миһербанлык кебек сыйфатларның чагылышын таләп итә. Хәзерге вакытта журналистиканың социаль юнәлешле булуы аеруча әһәмияткә ия. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан без бүгенге вакыйгаларның тирән һәм урынлы яктыртылуын гына түгел, киң мәдәни-агарту максатының да үтәлешен көтәбез. Экстремистлыкны профилактикалау һәм җәмгыятьтә толерантлыкны ныгыту, туган илгә карата патриотизм, мәхәббәт тәрбияләү, гражданнарның бюрократик башбаштаклыкка, коррупциягә, милләтчелек һәм ксенофобия кебек тискәре күренешләргә каршы көрәштә берләшүе бүген аеруча мөһим. Шул ук вакытта медиа-киңлек, уңышлар белән беррәттән, җитешсезлекләр дә киң яктыртыла торган дискуссия мәйданчыгы булып калырга тиеш. Халыкта "Эшләмәгән - ялгышмый" дигән гыйбарә бар. Кеше белән дәүләтнең үзара бәйләнеш рәвеше булып торган "кире элемтә" җәмгыятьтәге җитди проблемаларны билгеләргә һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп ачыкларга ярдәм итә.
Татарстан журналистларының җирле мәсьәләләрне яктыртуга иҗади якын килүен, югары профессионализмын, актив гражданлык позициясен, социаль җаваплылыгын аеруча билгеләп үтәсем килә. Үз чиратында, республиканың хакимият һәм идарә органнары медиа-җәмгыять белән ышанычлы диалог өчен һәрвакытта да ачык. Вакытлар белән сыналган конструктив партнерлык һәм хезмәттәшлек - барлык татарстанлылар мәнфәгатьләре өчен уртак уңышлы эшнең нигезе. Кадерле дуслар! Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә сайланган юлыгызның тугрылыгы, халыкка карата ихтирамлы мөнәсәбәтегез, хезмәтегезгә намуслы һәм җаваплы карашыгыз, иң кирәклесен ишетә һәм күрә белүегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә яңадан-яңа иҗади уңышлар, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим. Бәйрәм белән!» - диелә Татарстан Республикасы парламенты җитәкчесе Ф.Х.Мөхәммәтшинның котлау текстында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июль 2022 - 14:12Калыргамы, китәргәме? Элегрәк “вакытында югары белем алу – иң мөһиме” дигән фикер бар иде.5500
-
3 июль 2022 - 12:07138 белгеч чыга Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында да диплом тапшыру тантанасы узды.4500
-
3 июль 2022 - 10:11«Без каршы» 26 июнь – наркоманлык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне булды.6500
-
3 июль 2022 - 08:05Балалар ялы дәвам итә Балалар сәнгать мәктәбенең «Нур» вокал ансамбле белән «Ал чәчәк» бию коллективы «Сәләт»кә китә.7300
-
2 июль 2022 - 16:38Сатып алган кыярның әчелеген ничек бетереп була? Кибеттә яки базарда сатып алган кыяр әче булса, моны хәл итүнең берничә ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.15800
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.22600
-
2 июль 2022 - 12:14Нәтиҗәләр билгеле Бу атнада чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгереш аттестатлары алсалар да, кайбер фәннәрдән Бердәм Дәүләт Имтиханнары нәтиҗәләре әлегә кадәр билгеле түгел.15200
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.9200
-
2 июль 2022 - 08:10Бер атнада – 43 20-26 июньнәрдә район юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан 43 административ хокук бозу ачыкланган.12900
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.24900
-
1 июль 2022 - 16:40Чәчәк атып бетергән ирисләрне нишләтергә? Язын һәм җәен ирис чәчәкләрен кисеп торырга кирәк. Моны махсус кайчы, секатор яки кул белән дә эшләп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.16400
-
1 июль 2022 - 16:31Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршыларга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» дип аталган сәламәтләндерү комплексы беренче кунакларны каршы алды.5800
-
1 июль 2022 - 09:03Алда – олы тормыш юлы
-
30 июнь 2022 - 11:34“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере: бик нык үзгәрә
-
30 июнь 2022 - 11:001 июнь
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.9200
-
29 июнь 2022 - 12:11Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.19000
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез"Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.46800
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.82800
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.24900
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.22600
-
1 июль 2022 - 11:04Алда – олы тормыш юлы Олы Әтнә урта мәктәбендә чираттагы тантаналы чара узды – мәктәпне тәмамлап олы юлга аяк басучы 4 кыз һәм 4 егеткә аттестат тапшырдылар.22100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика