Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын 2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыелышы VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда актив катнашкан өчен котлады. "Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын яклаган барлык татарстанлыларга рәхмәт! Сайлауларда "Бердәм Россия" партиясенең югары күрсәткечләре - бу фактта гамәлдәге хакимияткә һәм ныклы социаль-икътисади үсешкә, җәмгыятьтәге...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын 2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыелышы VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда актив катнашкан өчен котлады.

"Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын яклаган барлык татарстанлыларга рәхмәт! Сайлауларда "Бердәм Россия" партиясенең югары күрсәткечләре - бу фактта гамәлдәге хакимияткә һәм ныклы социаль-икътисади үсешкә, җәмгыятьтәге стабильлеккә, этникара һәм конфессияара тынычлык һәм татулыкка нигезләнгән курска ышаныч вотумы. Без Дәүләт Думасына "Татарстан командасы"н - республиканың тәҗрибәле профессионалларын һәм республика патриотларын юллыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Президенты тупланган депутатлар корпусы татарстанлылар мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә ышанычлы яклар дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев