Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда соңгы тәүлектә 71 яңа очрак теркәлде. Әтнәдә карантинда утыручылар бар

Россиядә соңгы тәүлектә 6 361 авыручы теркәлгән. Барлыгы 80 949 кеше авырый. 747 кеше үлгән. Татарстанда 71 яңа очрак теркәлгән.

Әтнәдә әлегә авыручы юк.  Тирә-як районнарда авыручылар саны көннән-көн арта. 

- Коронавирус белән теркәлгән кеше юк. Казанга илткән пневмония белән  авыручы бар. Анализлары әле әзер түгел.  Аның белән аралашучы 9 кеше  барысы да саклану  таләпләрен үтәп, карантинга утыртылды, - ди  район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 71 яңа очрагы ачыкланган. Аларның 10сы читтән кертелгән, калганнары элек авырып киткән кешеләр белән элемтәгә кергән. Республикада авыручыларның гомуми саны - 562. 

11 пациент госпитализацияләнгән, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 60 кеше өйдә амбулатор дәвалана.

Авыручыларның географиясе: 
 Казан-38

 Яр Чаллы – 4

 Арча – 2

Балтач – 5

Буа районы-1

 Биектау – 2

Алабуга – 1

 Лаеш районы-3

 Түбән Кама – 7

Яңа Чишмә – 1

Питрәч – 3

 Саба – 2

Сарман – 1

 Чистай – 1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев