Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда урып-җыю кампаниясе экваторга җитте - Әтнә лидерлар арасында

Татарстанда урып-җыю эшләре «экватор»га җитте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 20 августка республикада 752,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган (суктырылган), бу барлык мәйданның 50 %ын тәшкил итә.

Бүгенге көнгә республикада 2 млн. 941 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - гектардан 39,1 центнер. Суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара - 132,7 мең тонна. Икенче урында Тәтеш районы - 131,3 мең тонна, ә өченче урында Зәй районы - 124,8 мең тонна.

17 район экваторны узып китте. Зеленодольск районында бөртекле культуралар 64% мәйданда суктырылган, Ютазы районында – 63%, Әлки районында – 61%, Нурлат районында - 59% һәм Апас районында - 58% Лидерлар арасында шулай ук Саба(57%), Азнакай(56%), Баулы(56%), Әтнә (55%), Буа һәм Зәй(55%), Тәтеш(54%), Бөгелмә һәм Спас(53%), Балтач, Лениногорск һәм Түбән Кама(52%) районнары.

Иң югары уңыш Зәй районында - бүгенге көнгә ул 60,4 ц/га тәшкил итә, бу күрсәткеч буенча Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнары да лидерлар рәтендә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, узган елның шул ук датасына республикада 525,9 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, 1640 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык гектардан 31,2 центнер булган.

Чыганак: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1808473.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев