Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Бәрәскәдә тротуар җәяләр

Республика программасы нигезендә Түбән Бәрәскәнең үзәк урамындагы асфальт юл буенда җәяүлеләр сукмагы – тротуар җәяләр.

Бу хакта биредә эшләүче бригаданың прорабы Айдар Газетдиновтан сораштык.

  • Юлны яктыртучы зур багана утлары булган җирдә, тротуар да булырга тиеш, дип ачыклык кертте ул.

Әлеге җәяүлеләр юлының озынлыгы 850 метр чамасы булачак икән. Кыскасы, төп юлның буеннан буена дияргә була. Ул гына да түгел, Олы Әтнә ягындагы тукталышның каршы ягында тагын бер павильон пәйда булачак. Эшче егетләр әйтүенчә, мондый тротуар җәю алар өчен яңалык түгел. Халык өчен файдалы объект төзү алар өчен дә шатлык.

Бер уңайдан тротуар җәю технологиясе белән дә таныштырып уздылар. Төп күрсәткечләрнең берсе – тиешле авышлыкны саклау һәм су аксын өчен торбалар салып калдыру. Ике як кырыйда “поребрик”лар урнаштырып, ике арага ком, вак таш түшәп, өстен тиешенчә асфальтлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Түбән Бәрәскәдә тротуар җәяләр

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев