Әтнә – алдынгылар арасында!

Татарстанда иң күп ашлама туплаган район белән иң түбән әзерлекле район арасында аерма 20 тапкырдан артык. (Казан, 10 март, "Татар-информ", Алинә Кадриева). Татарстан районнарында 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләнгән ашлама күләмендәге аерма 21 тапкырга җитә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әйтик, Зәй районында 1 гектар чәчүлек...
Татарстанда иң күп ашлама туплаган район белән иң түбән әзерлекле район арасында аерма 20 тапкырдан артык.
(Казан, 10 март, "Татар-информ", Алинә Кадриева). Татарстан районнарында 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләнгән ашлама күләмендәге аерма 21 тапкырга җитә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әйтик, Зәй районында 1 гектар чәчүлек мәйданына 84,6 кг ашлык тупланган булса, Кама Тамагында ул 4,5 кг гына.
Иң күп ашлама туплаган районнар - Зәй (84,6), Сарман (82,1), Әтнә (70,8), Тәтеш (55,3) һәм Түбән Кама (52,4).
"Татар-информ" хәбәрчесе Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Атлас Галиәхмәтов белән элемтәгә керде. "Без ел саен "Агросила" компаниясе кабул иткән технология нигезендә эшлибез. Көздән уҗымнарга бик күп ашлама кертелә. Мәсәлән, чөгендер астына көздән кертеп калдырабыз. Технология буенча каралган ашлама кайтып бетте. Май башларына тагы кайтыр дип ышанабыз. Шуңа күрә безнең районда, безнең агрофирмада ашлама белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Ел да ничек эшләгәнбез, шулай эшлибез. Башка елларда да бик күп күләмдә кертелә иде, быел да шулай дәвам итәр дип өмет итәбез", - диде ул.
Ашлама туплау буенча иң түбән күрсәткечле районнар - Алабуга (13,6), Апас (9,7), Әгерҗе (9,4), Кама Тамагы (4,5) һәм Кайбыч (4,0). Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фиргат Басыйров күрсәткечнең ни өчен түбән булуын аңлатырга тырышты: "Уңышсыз калырбыз дип уйламыйм. Әлеге проблема өстендә эшлибез. Шушы көннәрдә субсидия көтәбез. Шул субсидияне алып, үзебезнең хуҗалыклардан кергән керемне кушып, ашлама кертербез, күрсәткечләрнең нәтиҗәсе югарырак булыр дип өмет итәбез", - диде ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 18:15Татарстан синоптиклары көчле җил, бозлавык һәм томан турында кисәтә Республика территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.1400
-
27 гыйнвар 2021 - 16:55«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын чыгара Китап февраль аенда сатуга чыгачак.2700
-
27 гыйнвар 2021 - 15:15Баш агроном бүләкләнде Районның баш агрономы Фәнис Галәүтдинов Татарстан министры Марат Җәббаров кулыннан грамота алды.7400
-
27 гыйнвар 2021 - 14:13Әтнәдә киез итек киеп футбол уйнадылар 2010 ел һәм яшьрәкләр арасында "Киез итекле мини футбол" ярышлары үзды.8500
-
27 гыйнвар 2021 - 13:15Әтнәдә ике кешедә коронавирус ачыкланган Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның тагын 84 очрагы ачыкланды9200
-
27 гыйнвар 2021 - 10:25Көнбагыш маена бәяләр артты Апрельгә кадәр шикәргә - бер килограммы өчен 36 сум, ваклап сатудагы 46 сум, көнбагыш маена - 95 сум һәм 110 сум сакланырга тиеш.11100
-
27 гыйнвар 2021 - 09:20Балалар бакчасында янгын чыккан Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут төртү сәбәпле чыккан булырга мөмкин.15600
-
26 гыйнвар 2021 - 18:15Татарстан табиблары күршесе башына чалгы кадаган ир-атны үлемнән коткарып калган Республика клиник хастаханәсе табибы пациент янына санитар авиация вертолетында очкан.18300
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.28100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.33800
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
27 гыйнвар 2021 - 11:00Әтнә район мәктәпләре ашханәсендә ризык сыйфатын тикшерәләрӘлеге минутларда Түбән Көек мәктәбе ашханәсендә тикшерү бара.14700
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.38400
-
25 гыйнвар 2021 - 15:00Әтнәдә утыз кеше коронавирустан прививка ясаткан Вакцинацияләүнең икенче фазасын 5 кеше үткән.36800
-
25 гыйнвар 2021 - 13:00Исемлектә Әтнә районыда бар Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме күрсәткече - 100 мең кешегә 457,5 нисбәтендә.36200
-
24 гыйнвар 2021 - 16:20Сезне кисәтергә булдык Иртәгә Әтнә районында "Тоннель" операциясе узачак.29500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика