Казанның «Наз» хәйрия фонды район балаларына быел да бүләк ясады - Яңа ел бәйрәме уздырды.
Казан "Наз"ы белән безнең "Изгелек" күп еллар хезмәттәшлек итәләр.
- Максатыбыз - мөмкинлеге чикле, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның тормышын күңеллерәк итү, аларга шатлык бүләк итү, - ди фонд рәисе Нурания Сәйфетдинова.
Очрашуга ул үзе...

Очрашуга ул үзе генә килмәгән, "Ашыт" мәдәни-спорт комплексында узган чарага Кыш бабай белән Кар кызын да алып кайткан. Балалар өчен "Теләкләр чыршысы" исемле бәйрәм чарасы оештырдылар алар.
Район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов:
- Балалар могҗиза һәм шатлык көтәләр. Бүген аларны «Наз» фонды бүләк итә, - дип ассызыклады.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева да ихлас рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
Күзләре янып торучы, үзләре алга атылып чыгардай булып тамаша кылучы балаларга бәйрәм бик ошады бугай. Әниләре: "Берар кая чыксак, ояла ул", дип таныштырган балалар да Кыш бабай белән Кар кызы янына, сәхнәгә чыгарга омтылдылар. Рәхәтләнеп шигырь сөйләделәр, җырладылар. Шөкер, кунаклар алып килгән тәм-томлы күчтәнәчтән балаларның һәрберсе авыз итте.
Ул гынамы соң? Бәйрәмнең күңелле традициясе быел да дәвам итте - балалар хат язып, Кыш бабайдан сораган бүләкләрне дә алып килгәннәр. Нинди генә бүләкләр юк иде монда. Тимераяк һәм чаңгыга кадәр бүләк иттеләр...
Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Анысын да әзерләгәннәр. Балалар бик ошаттылар.
Соңыннан әти-әниләр назга, җылы сүзгә һәм мөнәсәбәткә мохтаҗ балаларның тормышына матурлык керткән "Наз"ларга, бу чараны оештырган районның "Изгелек" социаль үзәгенә рәхмәтләрен җиткерделәр... һәм кабат кунакка киләргә чакырдылар.
Нет комментариев