Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә больницасы коллективы узган елгы эшләренә нәтиҗә ясады - фоторепортаж

Бүген, 12 февраль көнне, район үзәк больницасында узган елгы эшкә йомгак ясап, медсовет үткәрделәр.

Хисап җыелышында ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркаева, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов катнашты.

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең эш күрсәткечләре хакында да, ничек эшләүләрен күрсәтеп, ел дәвамында  да язып барырга тырышабыз. 2017 елгы эш күрсәткечләре белән  республика буенча 28 нче урынга төшкән иде алар.  2018 ел нәтиҗәләре буенча 7 урынга күтәрелә алдылар.  Ә узган  2019 нчы елгы эш нәтиҗәләре белән беренче урынга ук менә алдылар. Зур сикереш бу. Цифрлар үз эшен эшләгән, күрсәткечләр уңай, куанырлык.

Бу хакта куанып сөйләүчеләр аз булмады бүген.  Бу хакта медсоветтан тулы язманы журналистыбыз Фәридә Филатованың язмасыннан газета битләрендә укырсыз.

    Ә мин үз чиратымда халык фикерен җиткерим.  Алдагы елгы медсоветны язганда,  "Халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфаты да күзгә күренеп яхшырды дип бик язасы килә, тик... бу әле алай түгел", дип язганмын. Быел да халыкның әнә шул фикерен өстәп әйтәсем килә.  Дөрес, диспансерлаштыру,  тикшерүләр буенча сүз әйтеп булмый, бары да вакытында үтә. Ачыкланган авырулар саны да җитәрлек. Алар белән кат-кат эшләү дә тиешле дәрәҗәдә. Шул ук вакытта  тикшерүләр вакытында тамга өчен караучы табиблар да бар, әйткәнне тыңлап та тормыйлар, диючеләр дә юк түгел.

     Больницадагы чиратлар мәсьәләсе дә  хәл ителсен иде, алган талон белән табибка вакытында кереп булсын иде. Больницалардагы урын-җирләр хакында да онытмасыннар иде...  - диләр. Бу "Иде"ләрне дәвам итеп булганлыгын коллектив үзе дә яхшы белә. 

  Халыкның ТР буенча беренчелекне алган больницаның эшчәнлеген бар яктан да тиешле дәрәҗәдә итеп күрәсе килә.  "Сәламәтлек саклау" милли проекты да әнә шул югарылыкны таләп итә.

Фәридә Филатова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев