Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә больницасы командасы - өченче урында!

Бүгенге "Сәламәтлек- 2019" исеме астында узучы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең 17 нче төбәкара спартакиадасы тәмамланды.

Бәйгедә Әтнә,  Арча, Балтач, Кукмара, Саба  район үзәк больницаларының сәламәтлек саклау хезмәткәрләре - барысы  200 гә якын кеше катнаша,  дип хәбәр иткән идек

Бәйгенең җиңүчесе - Кукмара командасы. Республика бәйгесенә алар барачак.

Икенче урында - Балтач командасы.

Әтнә командасы - өченче урында.

Җиңүчеләрне котлыйбыз.

Ә үзебезнең судьяларга, сабырлыклары, түземлекләре өчен сокланабыз. Спортның 6 төре буенча бәяләү җиңел түгел. Алар да сынатмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев