Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә донорлары кан бирә

Һәркайсыбыз хәбәрдар инде, район үзәк больницасына елга ике тапкыр республика кан салу станциясеннән махсус машина, белгечләр килеп, донорларыбыздан кан алып китәләр. Кан алу машинасы Әтнәдә бүген генә булачак, кичкә кадәр эшлиләр. Кан бирергә теләсәгез, рәхим итегез. "Гадәттә, иң элек үзебезнең ышанычлы донорларыбызны чакырабыз, алар тикшерелгән, сыналган. Яңалар килсә, кан составын,...

Һәркайсыбыз хәбәрдар инде, район үзәк больницасына елга ике тапкыр республика кан салу станциясеннән махсус машина, белгечләр килеп, донорларыбыздан кан алып китәләр. Кан алу машинасы Әтнәдә бүген генә булачак, кичкә кадәр эшлиләр. Кан бирергә теләсәгез, рәхим итегез. "Гадәттә, иң элек үзебезнең ышанычлы донорларыбызны чакырабыз, алар тикшерелгән, сыналган. Яңалар килсә, кан составын, кан бирүченең сәламәтлеген тикшерәбез. Без ел дәвамында эшләгәндә республика кан салу станциясеннән кан-плазма, дәвалауга кирәкле препаратлар алабыз. Менә шул ел дәвамында безгә күпме кан белән бәйле препаратлар китәсен исәпләп, шул рәвешле донорларны чакырып, тотылган кан запасын тулыландырабыз. Ара-тирә бу препаратларга булган ихтыяҗ артып та китә, андый вакытта бездән акча сорамыйлар, кан биргәндә шул хисапка күбрәк кенә алалар. Бүген биргән канны үзебезнең авыруларга ярдәм дип кабул итик...", - дип аңлата район үзәк больницасының баш табибы Азат Харис улы Гарипов. Ә күпме кеше кан биргәнен соңрак хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев