Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә галимен – Илдар Мәлик улын Казан олылады

Безнеке Илдар Мәлик улын Казан олылады Кичә, 10 октябрь көнне 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган галим-педагог, журналист, язучы - безнең якташыбыз Илдар абый Низамовка 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Сүрия МИНГАТИНА Кичәдә күренекле язучылар, журналистлар, юбилярның якташлары белән беррәттән, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара конкурс лауреатлары -...

Безнеке

Илдар Мәлик улын Казан олылады

Кичә, 10 октябрь көнне 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган галим-педагог, журналист, язучы - безнең якташыбыз Илдар абый Низамовка 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

Сүрия МИНГАТИНА

Кичәдә күренекле язучылар, журналистлар, юбилярның якташлары белән беррәттән, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара конкурс лауреатлары - яшь җырчылар Гөлсирин Абдуллина һәм Рәнис Габбазов катнашты. КФУның татар журналистикасында укучы студентлар чыгыш ясады. Юбилей кичәсен Илдар Кыямов алып барды. Татарстан китап нәшрияте, Татарстан Язучылар берлеге, КФУның татар журналистикасы кафедрасы тарафыннан оештырылган тантанада Илдар Мәлик улы Низамовның күптән түгел, үзенең юбилеена чыгарылган, "Татарстан китап нәшрияты"нда дөнья күргән "Бөртектән - көшел" дигән китабы да тәкъдир ителде.

- Илдар Мәлик улы бик тыйнак кеше, башкалар зурлап юбилей кичәсен уздыра, сезнең дә юбилейны уздырыйк дигәч, яңа чыккан "Бөртектән -көшел" китабын тәкъдир итү итеп кенә оештырыйк дип, китап бәйрәменә әйләндертте. Көненә ничә китап чыга, һәр китапка болай итеп бәйрәм ясап булмый билгеле, ризалаштык. Китап тәкъдир итү кичәсе итеп эшләсәк тә, Илдар абыйны белгән бар кеше аның юбилеена дип килгән. Язучылар берлегенең Тукай клубында еш була мондый кичәләр, тик мондай тулы залларны сирәк кеше җыя. Илдар Мәлик улының ни дәрәҗәдә хөрмәткә лаек икәнен күрсәтә бу...- дип бәяләде якташыбызны татар журналистикасы кафедрасын җитәкләүче Васил Гарифуллин.

Аңлагансыздыр, Без, "Әтнә таңы" газетасы журналистлары да бардык якташыбызның бәйрәменә, Илдар абый үзе кайтып олылап чакырды.

Аннан соң редакциябезнең ике журналистына - Гөлнар белән миңа Илдар абыйда уку бәхете насыйп булды. Калган икебезгә дә эләкте Илдар абыйның сабаклары, чөнки җәй көннәрендә Чишмәле Сап авылындагы Илдар абый яшәгән йортта без еш кунак. Галим белән бәхәсләшүләр, сөйләшү-киңәшләшүләр берничек тә эзсез уза алмый, чөнки Илдар абый йомшак кына "Балакайларым", дип күңелгә үтеп, белем бирә белә. Хатыны Мосфия апаның тәмле чәен эчеп, байтак чәчкәләрен үзебезнең бакчабызда үстерәбез бүген. Истәлекләр дә, хатирәләр дә җитәрлек һәм алар уртак. Аннан соң тагын кайсы редакциянең үз галиме, үз язучысы, үз тәнкыйтьчесе, үз киңәшчесе, үз якташы, үз хәбәрчесе Илдар Мәлик улы әле ...- монысы да безгә генә язган бәхет. 25 еллык юбилеебызны зурлап та кайтты Илдар Мәлик улы. Ул менә шундый олы йөрәкле, бик тыйнак, бик гади, шул ук вакытта буй җитмәслек шәхес. Һәм бу шәхес - безнеке, Әтнәнеке! Язучылар берлеге сәхнәсенә дә дүртәүләп менеп, билгеле инде буш кул түгел, ихлас күңелдән котлап, чыгыш ясадык.

Безнең алдан гына якташлары Яңа Шашы мәктәбе укытучысы Гөлнара Корбанова, 9 сыйныф укучылары Рисәлә Җәләлиева, Илүзә Әкбәрова китаптан парчалар укып, Илдар абыйны котладылар. Илдар Мәлик улына иң зур бүләк якташы, автор-башкаручы - Әминә Салихованың "Чишмәле Сап" җырын башкаруы булгандыр.

Котлаучылар да, мактаучылар да, сокланучылар да күп булды. Китабы хакында да күп сөйләнелде. Анысын укырга кирәк, парчаларны да йотлыгып укып булганын китапны кулыгызга алгач үзегез дә аңларсыз.

Музыкаль кичә тәмамлангач, тантана табын артында дәвам итте. Язучылар да, Илдар абыйның хезмәттәшләре, чордашлары да, каләмдәшләре дә котлады.

Тантананы тәмамлап, Илдар абый Низамов үзе чыгыш ясады. "Мондый кичәне үз гомерендә һәркем күрергә тиештер, тәэсирләрем бик зур, килгәнегезгә рәхмәт", дип, яңа табадан төшкән генә парчаларын укыды...

Кайттык, ә якташ галимебез (титулларын гына язарга да бер газета бите кирәк, китабы артында бар, укырсыз), укытучыбыз белән горурлану, алган тәэсирләр зур. Кичәне оештыручыларга да зурлап рәхмәт әйтәсе килә.

Кеше кадере, язучы кадере! Үз гомерен матбугатка багышлап, журналистлар әзерләүче галимнең юбилее һәркайсыбызның бәйрәменә әйләнә алды. Димәк, Илдар абыебызның гомере зая узмаган. Оныкларының сәхнәдән саф татар телендә бабаларын котлаулары да күңелдә әле һаман...

Менә ул үрнәк кайда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев