Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә халкы үз шагыйрен - Габдулла Тукайны искә алды

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шигъриятне үз иткән якташларыбыз Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасына шагыйрьнең 128нче туган көнен билгеләп үтте. Апрель аенда район мәдәният бүлеге район күләмендә бәйге игълан итеп, сәнгатьле итеп шигыйрь сөйләүчеләрне барлады. Барлыгы 82 кеше катнашып, бүген шуларның иң-иңнәре театр...

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне.

Шигъриятне үз иткән якташларыбыз Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасына шагыйрьнең 128нче туган көнен билгеләп үтте.

Апрель аенда район мәдәният бүлеге район күләмендә бәйге игълан итеп, сәнгатьле итеп шигыйрь сөйләүчеләрне барлады. Барлыгы 82 кеше катнашып, бүген шуларның иң-иңнәре театр сәхнәсендә чыгыш ясады. Габдулла Тукай шигерьләренә иҗат ителгән җырлар башкарылды. Шагыйрьнең шигырьләре белән берлектә, аңа багышланганнары да яңгырады.

Шигыйрь бәйрәменең иң истәлекле мизгеле - кичәгә кунак булып кайткан, якташыбыз Фердинант абый Гайсин белән очрашу булгандыр. Ул үзе иҗат иткән шигырьләрне генә сөйләп калмады, һәр катнашучыга үзенең бүләкләрен дә өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев