Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә игенчеләре хәлиткеч фазага аяк басты

Районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, 7 сентябрьгә урып-җыю тиешле мәйданнарга карата 84 процентка уздырылды.

"Ленин" һәм "Күңгәр"дә ул тулысынча тәмамланды. Иң күп уңышны әлегә сабан бодае бирә, район буенча һәр гектардан уртача 40,2 центнер тәшкил итә. "Ленин"да ул 49,5 центнер/гектар ук булды.

Арпа да зур уңыш белән сөендерде, гектарыннан 37,7 центнер уңыш бирде. Арпа суктыруны барлык хуҗалыклар да тәмамлады. "Таң"да арпаның һәр гектарыннан 52,1 центнер уңыш җыеп алдылар. Шул ук югарыда телгә алган "Ленин"да - 47,2 центнер/гектар, "Күңгәр"дә 41,9 центнер/гектар арпа җыйдылар.

Солы район буенча 1070 гектар мәйданда игелде. Инде аны 2 хуҗалыкта гына суктырып бетерәсе бар. Солы суктыруны тулысынча тәмамлаган "Күңгәр"дә бер гектар мәйданнан 50,7 центнер уңыш җыеп алдылар.

Кыскасы, урып-җыю хәлиткеч фазага аяк басты. Озакламый район буенча уракны тулысынча тәмамларбыз дигән өмет бар. Һава торышлары гына бозыла күрмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев